Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кышлату чорына - зур бурычлар белән

Бәрәңге һәм кукуруз игелгән гектарлардан тыш, барлык басулар бушап калды. Бөртекле ашлык амбарларга кайтарылды, терлек азыгы культуралары сенаж һәм силос сыйфатында ферма яннарына тупланды. Юньле хуҗа җәйдән үк терлекчелек каралты-кураларын да тәртипкә китереп куйды. Инде шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, бөтен игътибарны малларны исән-имин кышлатуга юнәлдерер чак җитте. Бу атнада "Әсәнбаш" агрофирмасында...

Бәрәңге һәм кукуруз игелгән гектарлардан тыш, барлык басулар бушап калды. Бөртекле ашлык амбарларга кайтарылды, терлек азыгы культуралары сенаж һәм силос сыйфатында ферма яннарына тупланды. Юньле хуҗа җәйдән үк терлекчелек каралты-кураларын да тәртипкә китереп куйды. Инде шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, бөтен игътибарны малларны исән-имин кышлатуга юнәлдерер чак җитте. Бу атнада "Әсәнбаш" агрофирмасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә сүз шул хакта барды.
"Заря" бүлекчәсенең Иске Юмья терлекчелек комплексы капиталь төзекләндерелгән мал тораклары, иркен утарларга чыгарылган сыерларының көрлелеге белән ерактан ук күзгә ташлана. "Узган елгыдан аермалы буларак, быел маллар кышка көр булып керә", - дип сөенәләр терлекчеләр. 2010 елгы корылык шаукымы узган ел да үзен сиздергән иде шул. Быел исә, шөкер, маллар ач, ябык түгел.
-Азык җитәрлек. Агрофирма буенча 12042 тонна сенаж, 6400 тонна силос салынды. Әле 800 гектарда кукурузны җыеп аласы бар, - ди агрофирманың генераль директоры Раил Галимуллин.
Абзарлар кышлату чорына яхшылап хәзерләнгән. Бозаулар торагына да кышкы салкыннар куркыныч тудырмас кебек: һәр читлек, җил үтмәслек итеп, салам төргәкләре белән әйләндереп алынган. Мул итеп дару үләннәре, яфраказык тупланган. Элеккеге ферма территорияләренә хас булганча, тездән пычрак ерып йөрмиләр хәзер, торакларны бетон юллар тоташтыра. Сүз дә юк, мал асрау өчен шартлар бик яхшы, әмма әлегә күрсәткечләр генә шушы мөмкинлекләргә тәңгәл килерлек түгел. Бүгенге көндә һәр сыердан уртача 9 килограммнан күбрәк сөт савыла. Киләсе елларга бу күрсәткечне бер потка җиткерүне үзләренә бурыч итеп куйганнар. Заманында бу ферма потчылар рәтенә чыккан иде инде, атаклы савымчылар күп иде биредә.
-"Заря" хуҗалыгының терлекчелектәге эш тәҗрибәсен күрше Арча, Балтач районнарыннан да килеп өйрәнәләр иде элек. Кызганычка каршы, шушы дан югалды, күрсәткечләр аска тәгәрәде. Хәзер менә яңадан акрынлап аякка басып киләләр. Хезмәт нәтиҗәсен яхшырту өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме - мондагы халык бик тырыш, эшчән, - дип билгеләп үтте район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, комплекстагы эшнең барышы белән танышып чыкканнан соң.
"Алга" бүлекчәсенең Березняк фермасында да нык хуҗа кулы сизелә. Мул итеп үрчем алалар, аларның сакланышын тәэмин итәләр, технологик таләпләр төгәл үтәлә.
-Терлек азыгының һәр төре мул быел. Малларыбыз да көр. Кадрлар кытлыгы үзен сиздерсә дә, әле бер генә тапкыр да сыерларның савылмый калганы юк, авырлыклардан чыгу юлын табарга тырышабыз. Тик менә күрсәткечләребез генә түбәнрәк, продукция җитештерүне арттыру өчен нык тырышырга кирәк, - ди ферма мөдире Мөршидә Гарипова.
Шуңа ирешү максатыннан, агрофирмада көтү яңартуга игътибарны көчәйткәннәр. Ел дәвамында көтүгә кертелгән таналар саны 390га җитәр дип планлаштырыла.
"Әсәнбаш" бүлекчәсенең Әсән-Елга фермасы да кышка тулысынча әзер дип әйтергә нигез бар. Әлеге җаваплы чорны ничек үткәрерләр, ит-сөт җитештерү нинди дәрәҗәдә булыр - анысы шушында хезмәт куючы белгечләрнең, җитәкче кадрларның эшне оештыруларына, терлекчеләрнең үз вазыйфаларын тиешенчә башкаруларына бәйле.
-Бу хуҗалыкта элеккеге елларда кеше кадере зур иде. Гади хезмәт кешесенә игътибар булганда, алар өчен яхшы яшәү шартлары тудырылганда гына нәтиҗәле эш таләп итәргә мөмкин. Бер генә җитәкче дә бу хакта онытмасын иде. Ә агрофирмага килгәндә, һәр тармакта уңай үзгәрешләр күп. Әмма әле үз көннәрен үзләре күрерлек дәрәҗәгә җитү, вахитлеләр, ураллылар, востоклылар белән тигезләшү өчен җирдә нәтиҗәлерәк эшләргә, сатарлык продукция күләмен күпкә арттырырга кирәк, - диде район Башлыгы күргәннәргә йомгак ясап.
Киңәшмәдә терлекчелектә 8 айлык эшкә йомгак ясалды, булган резервлар барланды. Шулай ук эшмәкәрлекнең бер юнәлеше булган яңа гаилә фермалары төзү, булганнарында эшне югары дәрәҗәдә оештыру, игенчелектә кыр эшләрен төгәлләү, техниканы саклауга кую, көзге ярминкәләр оештыру һәм башка мәсьәләләр турында да сөйләшенде.


Рәсемдә: Иске Юмья комплексы терлекчесе Елизавета Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk