Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары шоферларга махсус белешмәләр таратты (+фото)

Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар. -Рейдлар вакытында автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча...

Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар.

-Рейдлар вакытында автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән ун шоферга, балага иминлек каешы куймаган җиде әти-әнигә беркетмәләр төзелде. Җәяүлеләргә юл бирмәгән унсигез автомобиль йөртүче штрафка тартылды, - ди Фирдүс Фәхретдинов.

Акция кысаларында ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә Кукмара 1нче гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары да юлга чыгып, шоферларга, җәяүлеләргә календарьлар, белешмә язулары тараттылар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы шоферларның автомобильләренә сары төстәге "Тәртип бозучы" дигән наклейкалар ябыштырылды.

-Безнең инспекторлар белән оештырылган рейдта әле беренче тапкыр катнашуыбыз. Шоферлар белән аралашу безгә бик ошый, - диләр Эльвира Гыймранова, Ләйсән Шәйхетдинова, Айгөл Ибраһимова.

-Мондый акцияләр оештыру бик кирәк. Балаларның шоферларга мөрәҗәгатьләре, аларның юл йөрү кагыйдәләе язылган белешмәләр таратулары игътибарны җәлеп итә, - ди Кукмарадан Артур Баляев. - Мин үзем руль артында 2007 елдан. Юлда тиешле тизлекне саклап, кагыйдәләрне тиешенчә үтәп йөрергә тырышам.

Автомобильдә махсус балалар утыргычына утырган балаларга да укучылар календарьлар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X