Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараны Себер салкыннары үз кочагына алды

Гыйнвар башында аномаль салкыннар нәтиҗәсендә Төньяк Америкадагы Ниагара шарлавыгының катып бозга әйләнүе белән бәйле хәбәрләрдән, туристларның, җирле халыкның боз сөңгеләре астында төшкән фоторәсемнәреннән интернет челтәре "кайнап" торды. Чын кышның нинди икәнлеге безнең өчен яңалык булмаса да, нәкъ шул вакытларда карлы яңгыр яугангамы, Татарстанга андый көчле салкыннар килмәс кебек тоелган иде....

Гыйнвар башында аномаль салкыннар нәтиҗәсендә Төньяк Америкадагы Ниагара шарлавыгының катып бозга әйләнүе белән бәйле хәбәрләрдән, туристларның, җирле халыкның боз сөңгеләре астында төшкән фоторәсемнәреннән интернет челтәре "кайнап" торды. Чын кышның нинди икәнлеге безнең өчен яңалык булмаса да, нәкъ шул вакытларда карлы яңгыр яугангамы, Татарстанга андый көчле салкыннар килмәс кебек тоелган иде. Табигать кануннарын белеп булмый шул ул - бер көнне ябалак-ябалак кар ява, икенче көнгә буран себерә. Әнә бит, инде икенче атна республикада салкын һава торышы хакимлек итә. Синоптикларның фаразларына караганда, Себер антициклоны безне шактый озакка үз кочагына алган, әлегә чигенергә ашыкмый икән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да, температураның тагын да түбәнәюен хәбәр итеп, күңелгә шом сала, күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен саклык чараларын, халык арасында аңлату эшләре алып баруны көчәйтергә кирәклеген искәртә.

Салкынга ияләнмәгәнгәме, урамга чыгу белән үк әче җил бит-кулларны, борын очларын чеметкәләп ала. Җылы өйдә кайнар чәй эчеп, тәрәзәдән кышкы табигатьнең матурлыгына хозурланып кына утырып булмый шул - кат-кат киенәсең дә, эшкә йөгерәсең. Кул астында транспорты булганнарның да үз мәшәкате - җылы гаражың юк икән, иртә белән машинаңны тиз генә кабызам, димә. Шуның өчен бу көннәрдә Кукмарада такси хезмәтенә сорау аеруча арткан, бәяләр исә шул килеш калган. Бигрәк тә иртән һәм кичен бер-бер артлы шалтыратып торалар, хәтта барысына да тиз арада гына транспорт та табып бетерә алмыйлар икән. Балаларны бакчага, мәктәпкә алып барырга да машина кирәк бит хәзер...

-Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар мәктәпкә килгәндә туңмасын, өшемәсеннәр өчен һава температурасы түбән булганда мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәвен искәртә, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Гаянова. - Белем йортларында җылы, хәтта өч-дүрт укучы белән дә дәресләр уздырыла. Әмма алга таба көчле салкыннар була калса, балаларын мәктәпкә җибәргәнче әти-әниләрнең термометрга күз салуларын сорыйбыз.

-Салкыннарда катлы-катлы киенеп йөрсәк, туңмабыз. Газ белән су гына бетә күрмәсен, - дип борчылалар күпфатирлы йортларда яшәүчеләр.

-Көтелмәгән хәлләр, аварияләр килеп чыккан очракта эшкә керешү өчен ремонтлаучы бригадалар, махсус техника тулы хәзерлектә. Узган атнада поселокта су трассасында өзеклек булган иде, тиз арада төзекләндердек, - ди "Инженерлык челтәре һәм водотехносервис" җәмгыяте директоры Наил Гыймадиев. - Базада операторлар тәүлек дәвамында кизү тора, халыктан заявкалар кабул итә. Су һәм җылылык үткәргеч трассаларының күп өлеше тузган. Көчле салкыннар нәтиҗәсендә өзеклекләр килеп чыкмас, дип тә алдан әйтеп булмый. Шулай да аномаль салкыннарны аварияләрсез үткәреп җибәрербез, дип ышанам.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә көчле салкыннар килүгә алдан ук хәстәрләнгәннәр: фермаларда ишекләр җылытылган, түбәләрдә шахталар, үтәли җил йөрерлек урыннар капланган.

-Әлегә су килү дә, җылылык белән тәэмин ителеш тә өзелмәде. Малларга ашатырга да азык-төлек җитәрлек, - ди "Дружба" агрофирмасының башкаручы директоры Виталий Андреев.

Полициянең тәүлек дәвамында халыкка ярдәмгә килергә әзер булуын беләбез. Аномаль салкыннар чорында сак-патруль хезмәтенең эшчәнлеге тагын да көчәйтелгән.

-Түбән температура булганда тирә-юньдәгеләргә карата аеруча игътибарлы булырга, шулай ук даими яшәү урыны булмаганнар турында да кайгыртырга кирәк, - ди полиция начальнигы Рамил Нургалиев. - Төзек булмаган транспортта, аеруча яшь балалар белән, ерак юлларга чыкмавыгызны сорыйбыз. Шулай ук автомобиль трассаларында ватылып калганнарга, ярдәм сораучыларга битарафлык күрсәтеп узып китмәсәгез иде. Исерткеч эчемлекләр кулланып салкында йөрүнең дә ахыры аянычлы тәмамланасын һәркем исендә тотарга тиеш.

-Татарстанга көчле салкыннар якынлашу, 30 гыйнвар төнендә һава температурасының -40 градуска төшүе турындагы хәбәрне барлык авыл җирлекләренә, дәваханә, торак-коммуналь хуҗалыгы, социаль оешмаларга җибәрдек, - ди янгынга каршы Федераль хезмәтнең Татарстан буенча 117нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Мансур Рәхмәтуллин. - Түбән температура шартларында янгыннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләр дә арта. Җирлек башлыкларыннан сусаклагычлар, гидрантлар, су алу башняларына килү юлларын чистартуны оештыруларын сорыйбыз.

Район үзәк дәваханәсенә 25 гыйнварда кул-аяклары өшегән бер кеше мөрәҗәгать иткән. Аңа үзвакытында беренче ярдәм күрсәтелгән. Ул бүгенге көндә хирургия бүлегендә дәвалана.

Өшемәс өчен:

-диеталарны онытып торып, калорияле, кайнар, туклыклы ризыклар, чикләвек ашарга, боткага зур өстенлек бирергә, лимонлы кайнар чәй эчәргә;

-җил үткәрми торган киемнәр, киез итек кияргә;

-күбрәк хәрәкәтләнергә;

-тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр турында онытып торырга кирәк.

Гыйнвар салкыннары

Кәчимирдә яшәүче Салих Шәриповның һава торышын күзәтү көндәлегеннән:

1963 ел, 10-20 гыйнвар - 30-38 градус салкын

1969 ел, 15-22 гыйнвар, 1970 ел, 29-30 гыйнвар - 30-42 градус

1978 ел, декабрь ахыры, 1979 ел, 23-25 гыйнвар - 40-45 градус

2003 ел, 1-15 гыйнвар - 25, 30-42 градус

2006 ел, 16-25 гыйнвар - 20-40 градус

2010 ел, 4-31 гыйнвар - 25-38 градус

2011 ел, 16-28 гыйнвар - 30-40 градус.

фото: http://odessa-life.od.ua/news/13927-zima-v-odesse-budet-anomalno-holodnoi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk