Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яз исе килә

Календарь вакыт буенча бүген язның беренче көне булса да, табигатьтә әле кыш хакимлек итә. Узган атна ахырында куркытып алган 25-30 градус салкыннар, ачы җил, җәяүле буран, урамнарда сыртлап өелгән кар көртләре - кыскасы, яз билгеләре әле сизелми дә кебек. Юк, ялгышам, бар икән яз билгеләре, бар, тирә-ягыңа игътибар белән карарга...

Календарь вакыт буенча бүген язның беренче көне булса да, табигатьтә әле кыш хакимлек итә. Узган атна ахырында куркытып алган 25-30 градус салкыннар, ачы җил, җәяүле буран, урамнарда сыртлап өелгән кар көртләре - кыскасы, яз билгеләре әле сизелми дә кебек.

Юк, ялгышам, бар икән яз билгеләре, бар, тирә-ягыңа игътибар белән карарга гына кирәк. Әнә, түбә кыекларына боз сөңгеләре эленгән. Балан-миләш куакларында соңгы җимешләрне чүпләүче чыпчык, песнәкләр дә үзгә чыркылдый кебек. Уңган хуҗабикәләр сату нокталарында орлык сайлый. Тәрәзә төпләренә урнаштырылган тартмаларда туфрак астыннан яшелчә-чәчәк үсентеләре баш төртеп, яшел чирәмле җәйне искә төшерде. Песиебез дә, кайдадыр югалып торып, өч-дүрт көнгә бер генә кайта башлады. Дүрт аяклы дусларыбыз ел фасылларындагы үзгәрешләргә безгә караганда күпкә сизгеррәк шул...

Кеше дигәнең дә гел хәрәкәттә. Түбәләрне кардан-боздан чистартыр вакыт җитте. Бүгеннән чарасын күрмәсәң, авыр, җепшек кар язгы "сюрприз"лар алып килергә дә күп сорамас. Шәхсән үзебез - редакция коллективы - яз якынлашуын элеватор хезмәткәрләренең склад түбәләреннән кар төшерә башлауларыннан чамалыйбыз. Түбәгә кара каргаларга караганда да алданрак "куна" күршеләребез. Ә авылларда техника тирәсендә кайнашучыларның үз мәшәкате: кырлардан кар киткәнче аларны хәзерлек сызыгына куярга кирәк. Ашыктыра вакыт, ашыктыра. Үзебез дә ашыгабыз бугай. Көн яктылыгын тәүлек саен озынайта барып, безне язга якынайткан минутларны тизләтәсе килә. Без һәрвакыт шундый: ашыгып-кабаланып, табигатьтәге үзгәрешләрне, кабатланмас матурлыкны күрми-сизми калабыз.

...Озакламый, канатларына бер кочак сөенеч төяп, кара каргалар кайтыр. Урамнарда шаян күзле гөрләвекләр куышыр, кар юрганының бер читен ачып, умырзаялар баш калкытыр. Ул көннәргә озак калмады, Раббыбыз исәнлектән генә аермасын.

фото: http://izhevsk.ru/forummessage/101/2102731-303.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X