Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада “Шикәр авыруына каршы бер көн” дигән чара узды

"Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы буенча оештырылган "Шикәр авыруына каршы бер көн" дигән чарада кукмаралылар башкала кунаклары белән очрашты, киңәшләр алды. Шикәр авыруы көннән-көн үзенең тамырларын киңрәк җәелдерә. Статистика буенча әлеге авырудан җир шарында һәр 7 секунд саен бер кеше үлә, 10 секунд саен әлеге диагноз белән балалар туа. 2007...

"Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы буенча оештырылган "Шикәр авыруына каршы бер көн" дигән чарада кукмаралылар башкала кунаклары белән очрашты, киңәшләр алды. Шикәр авыруы көннән-көн үзенең тамырларын киңрәк җәелдерә. Статистика буенча әлеге авырудан җир шарында һәр 7 секунд саен бер кеше үлә, 10 секунд саен әлеге диагноз белән балалар туа.

2007 елда республикада "ДАРТ" - Татарстан Республикасының диабетиклар берләшмәсе оешты. Үзенең эшчәнлеге чорында әлеге иҗтимагый оешма авыру кешеләргә 12 меңнән артык глюкометр таратты. "Бердәм Россия" партиясе теләктәшлегендә эшләп килүче "ДАРТ" оешмасы Татарстан районнары буенча да күчмә ярдәм күрсәтә. Белгечләр Кукмарада да булып, район үзәк дәваханәсендә авыруларын кабул иттеләр. "Диабет мәктәбе" оештырылып, анда шикәр авыруы, аның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр, әлеге авыруны кисәтү буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Авырулар һәм фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре белән очрашу вакытында "ДАРТ" оешмасы вәкилләре район ФАПларына глюкометрлар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk