Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбызда санитар-экологик икеайлыгы башланды

Беренче апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Аның максаты - шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту, аларны кирәкле санитар-экологик халәткә китерү. Икеайлык барышында табигатьне саклау законнары таләпләре үтәлешенә катгый күзәтугә нык игътибар биреләчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин карары белән районыбызда да 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экологик икеайлык...

Беренче апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Аның максаты - шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту, аларны кирәкле санитар-экологик халәткә китерү. Икеайлык барышында табигатьне саклау законнары таләпләре үтәлешенә катгый күзәтугә нык игътибар биреләчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин карары белән районыбызда да 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Санитар-чистарыну эшләрен координацияләү өчен әлеге җитәкченең үзе рәислегендә оператив штаб төзелде, районда санитар -экологик хәлне яхшырту буенча чаралар планы расланды. Бу план законсыз чүплеклрне юк итү, каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча туплау урыннарын билгеләү һәм тәртиптә тоту буенча чаралар үткәрү, чүп контейнерлары мәйданчыкларын ремонтлау, паркларны, балалар өчен уен мәйданчыкларын, юлларны, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерүне, урамнарга чәчәкләр һәм агачлар утыртуны, агач кәүсәләрен, киртәләрне, электр уты баганаларын буяуны һәм башка мөһим эшләрне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X