Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы бара

Районыбызда 16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә балалар белән әлеге темага карата тематик лекцияләр, әти-әниләр өчен "Балаңның күзенә кара" акциясен үткәрү, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан, өлкән сыйныф укучыларын профилактик медицина тикшерүе, рәсем, плакат конкурслары, спорт...

Районыбызда 16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә балалар белән әлеге темага карата тематик лекцияләр, әти-әниләр өчен "Балаңның күзенә кара" акциясен үткәрү, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан, өлкән сыйныф укучыларын профилактик медицина тикшерүе, рәсем, плакат конкурслары, спорт ярышлары уздыру, наркотик матдәләр куллануның медицина, социаль һәм хокукый нәтиҗәләрен чагылдырган "Сәламәтлек почмагы" стендын әзерләү, полиция хезмәткәрләре тарафыннан районга наркотиклар үтеп керү каналларын, наркопритоннарны ачыклау, профилактик исәптә торучылар белән эшне активлаштыру, "Клуб", "Мәк-2013" операцияләре һәм башка чаралар үткәрү каралган.

фото: http://knigi.tr200.net/v.php?id=511480

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара наркотикларсыз тормыш

erid: 2VtzqxWHLUk