Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада әле яңгыр ява, әле кар...

Аңламассың бу һава торышын: бер караганда бар җиһанны ямьгә төреп ябалак-ябалак кар ява, буран котыра, икенче караганда күк йөзен соры болытлар каплап алып, яңгыр сибәли башлый. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, синоптиклар тотрыксыз һава торышының әле тагын берничә көнгә сузылачагын фаразлый. Шимбә көнне һава температурасы -6 градусны тәшкил итсә, якшәмбегә...

Аңламассың бу һава торышын: бер караганда бар җиһанны ямьгә төреп ябалак-ябалак кар ява, буран котыра, икенче караганда күк йөзен соры болытлар каплап алып, яңгыр сибәли башлый. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, синоптиклар тотрыксыз һава торышының әле тагын берничә көнгә сузылачагын фаразлый. Шимбә көнне һава температурасы -6 градусны тәшкил итсә, якшәмбегә тагын бераз җылыта икән.

Табигатьтә начар һава торышы булмый. Кышның да зәмһәрир салкыннары озак көттермәс, тиздән басу-кырлар калын кар юрганы астына чумар, юллар көрткә күмелер. Ә менә район юлларын чистартып-карап торучы оешмалар, авыл җирлекләре табигать сынауларына әзерме икән?
-Безнең карамакта - поселокның 125 урамы. МТЗ тракторы, бульдозер, төягечләребез бар. Ноябрь аеннан бүгенге көнгә кадәр поселок урамнарыннан 184 КамАЗ кар чыгардык. Бу 736 тонна дигән сүз, - ди "Чиста шәһәр" оешмасы директоры Фирдәил Шәрипов. - Карның күпме явуына карап, хезмәткәрләрнең эшләре төнге сәгать бер-икеләрдә башлана. Иң элек үзәк һәм маршрут автобуслар йөрүче урамнар чистартыла. Соңыннан кечкенә урамнарга күчәләр. Тротуарларны исә кардан мини-төягечләр арындыра. Безнең барлык урамнарны да кардан берьюлы чистарту мөмкинлегебез юк, шуның өчен бераз соңгарак калган очракта, поселок халкыннан сабыррак булуларын сорар идем. Кайбер шәхси йортларда яшәүчеләрнең капка төпләрендәге, ишегалларындагы карны юлга түгүләрен дә билгеләп үтәсе килә. Андый очракларда оешма хезмәткәрләре кабат шул урамнарга барып, юлны чистартырга тиеш булалар. Бу исә өстәмә вакыт, көч һәм чыгымнар дигән сүз.
"Чиста шәһәр" оешмасында эшләүчеләр җәяүлеләр юлындагы бозларны да чабалар. Шулай ук тозлы ком катнашмасы сибү дә оештырылган. Поселоктагы күпкатлы йортларның бишесенең ишегалдын исә урам себерүчеләр тәртиптә тота.
-Гафиятуллин, Нур Баян урамнарындагы йортларга билгеләнгән хезмәткәрләр үз эшләрен аеруча җаваплылык белән башкаралар. Иртәнге сәгать җидегә инде алар үз территорияләрен ялт итеп чистартып куялар, - ди Фирдәил Шәрипов. - Махсус кешеләр билгеләнмәгән йортларның ишегалларындагы карларны көрәү өчен дә кешеләр җибәрелә. Аларның хезмәтләрен дә һәркемнең хөрмәт итүен сорыйм.
Кукмараның "Татавтодор" җәмгыятенә караган юл идарәсе район буенча 365 чакрым автомобиль юлына хезмәт күрсәтә.
-Кышкы чорда автомобильләрнең өзлексез һәм имин хәрәкәтен тәэмин итү өчен оешманың махсус техникасы тәүлек дәвамында кизү тора, җаваплы кешеләр билгеләнә. Бозлавык булган очракта юлларга сибү өчен барлык техник таләпләргә туры килә торган һәм лаборатор тикшерү узган сигез мең тонна тозлы ком катнашмасы әзерләнде. Шулай ук текә үрләрдә, тауларда ком салынган савытлар урнаштырылды, - ди юл идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Зарипов. - Бүгенге көндә оешмада берничә төрле эш башкара торган алты машина, өч автогрейдер, ике КамАЗ, өч МТЗ тракторы, дүрт төягеч, ике бульдозер, бер роторлы карчистарткыч бар. Махсус техниканың эш барышын контрольдә тоту өчен барлык юл машиналарына да спутниклы "Глонасс" навигаторы урнаштырылды. Тукталышларны, ял итү урыннарын кардан һәм чүп-чардан чистарту эшләрен юл бригадасы хезмәткәрләре башкара. Һава торышы начарайган, буранлы көннәрдә иң элек төп автомобиль юллары, соңыннан торак пунктларга илтүче юллар тәртипкә китерелә.
Авыл җирлекләрендә дә кышкы чорда урам юлларын кардан чистарту иң төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Югары һәм Түбән Арбаш, Өркеш, Октябрино, Хасановка авылларын берләштерүче Өркеш авыл җирлегендә әлеге мәсьәлә ничек хәл ителә икән? Әлеге сорауга җавап алу өчен җирлек башлыгы Илгиз Ярмөхәммәтов белән телефон аша элемтәгә кердек.
-Быел әле бураннар күп булмады. Бары тик Октябрино авылының гына керү һәм урам юлларын ачарга туры килде, - диде ул. - "Сөт иле" җәмгыятенең "Дружба" филиалы бураннар вакытында урам юлларын кардан чистарту өчен җирлеккә махсус трактор билгеләде. Тракторчы Азат Мөхәммәтханов халык эшкә киткәнче үк барлык урамнарны бер кат тәртипләп чыга. МТЗ тракторына быел тагын бер өстәмә көрәгеч урнаштырдык. Бу урам юлларын тагын да киңрәк һәм чистарак итеп ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X