Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада итек сезоны ачылды, әмма итек сатып алучы юк (+фото)

Беренче кар яву белән Кукмара районында итек сезоны ачыла, ягъни бу як халкы төп һөнәре саналган итек басуга керешә. Әмма башка еллар белән чагыштырганда, быел итек сату авырдан бара икән. Бу - чит илләрдән, бигрәк тә Кытайдан үтеп кергән очсызлы аяк киемнәренә бәйле, дип аңлата итекчеләр. Әле брничә дистә еллар...

Беренче кар яву белән Кукмара районында итек сезоны ачыла, ягъни бу як халкы төп һөнәре саналган итек басуга керешә. Әмма башка еллар белән чагыштырганда, быел итек сату авырдан бара икән. Бу - чит илләрдән, бигрәк тә Кытайдан үтеп кергән очсызлы аяк киемнәренә бәйле, дип аңлата итекчеләр. Әле брничә дистә еллар чамасы элек Татарстанда күпләп итек басу белән Кукмара һәм Азнакай районнарында гына шөгыльләнсәләр, хәзер республиканың башка төбәкләре дә әлеге һөнәрне үзләштерә. Бу да итекчеләр арасында зур конкуренция тууга сәбәпче булып тора.

Бәяләргә килгәндә, районыбыз авылларында бер пар итекнең уртача хакы: 700-900 сум.

Розалия Нәбиева, Туембаш авылы:

-Бездә быелгы итек сезоны әйбәт бара, зарланмыйбыз. Киресенчә, Аллахка шөкер, диясе килә! Мин итекләрне чигәм, шуңа күрә узган ел да итек-каталарыбызга сорау зур булды. Быел да баскан берсен алып китеп баралар. Авыл буенча караганда, күпләр итек сата алмыйбыз, алучы юк дип зарлана. Күрәсең, бөтен хикмәт итекләремнең чигүле булуындадыр...

Әмирзадә Гыймадиев, Купка авылы:

-Купкада итек сезонының туктаганы юк. Хәзер кайда да итекне ел әйләнә басалар бит. Тик басуын басабыә да, җыючысы гына юк бит. Җыючылар итекләрне җәй көне очсыз бәягә җыйдылар да, хәзер шуны сатып бюетерә алмыйлар, ахры. Безгә итек сатып алырга әлегә килүче юк, башкалар өчен әйтә алмыйм.

Гөлназ, Кукмара:

-Мин итекне инде бала чактан кимим. Хәзер әллә нинди заманча аяк киемнәре бар бит. Аннары итек кияргә салкын кышлар да булмый. Тора-бара бу һөнәр бетмәс микән дип тә куркам. Аннары районыбыз халкы кайда эшләр икән дип тә уйлыйм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X