Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада халыкны бушлай диспансеризацияләү бара

Район үзәк дәваханәсендә 21 яшьтән узган кешеләр өчен диспансеризация бара. Диспансеризация өч елга бер тапкыр уздырыла, килүченең яше так булу сорала. Беренче этапта кешенең яшенә карап төрле белгечләргә билгеләү, флюорография, маммография (40 яшьтән узган хатын-кызлар өчен), электрокардиография кебек лаборатор һәм диагностик процедуралар, клиник һәм биохимик анализлар уздыру оештырыла. Диспансеризациянең икенче...

Район үзәк дәваханәсендә 21 яшьтән узган кешеләр өчен диспансеризация бара. Диспансеризация өч елга бер тапкыр уздырыла, килүченең яше так булу сорала. Беренче этапта кешенең яшенә карап төрле белгечләргә билгеләү, флюорография, маммография (40 яшьтән узган хатын-кызлар өчен), электрокардиография кебек лаборатор һәм диагностик процедуралар, клиник һәм биохимик анализлар уздыру оештырыла.

Диспансеризациянең икенче этабы өстәмә тикшеренү үтәргә тиешле кешеләр өчен каралган.

2013 елда диспансеризация вакытында районда 16 кешедә онкологик чир, 50 кешедә шикәр диабеты, 221 кешедә югары кан басымы, 3 кешедә үпкә туберкулезы ачыкланган.

Диспансеризация тикшеренүен узу бушлай. Аны узганнан соң, һәркемгә сәламәтлек паспорты, рекомендацияләр бирелә, кирәк дип табылган очракта дәвалану билгеләнә.

фото: http://www.giport.ru/news_company/95319/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk