Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 5 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак

Кайсы гына мәктәп укучысы җәйге каникулны көтеп алып, өч ай буена туйганчы йоклау, рәхәтләнеп кояшта кызыну, су коену, табигать кочагында ял итү турында хыялланмый икән?! Әмма нәкъ менә җәйге чорда әти-әниләре контроленнән читкә тайпылып, урам иркенә чыккан малай-кызлар катнашында килеп чыгучы бәла-казаларның артуын да онытмаска кирәк. Балаларның ялларын файдалы һәм...

Кайсы гына мәктәп укучысы җәйге каникулны көтеп алып, өч ай буена туйганчы йоклау, рәхәтләнеп кояшта кызыну, су коену, табигать кочагында ял итү турында хыялланмый икән?! Әмма нәкъ менә җәйге чорда әти-әниләре контроленнән читкә тайпылып, урам иркенә чыккан малай-кызлар катнашында килеп чыгучы бәла-казаларның артуын да онытмаска кирәк. Балаларның ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыруның мөһимлеге дә юктан гына көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе буларак каралмый.

Районда бу юнәлештә эш ничегрәк бара, җәйге лагерьлар укучыларны кабул итәргә әзерме?

-Җәйге каникуллар чорында өч атна дәвамында 21 көндезге мәктәп яны лагере эшләячәк. Аларда 1000 бала ял итәр, дип планлаштырыла. Ә дүрт белем йортында исә 150 бала өчен хезмәт һәм ял лагерьлары оештырыла. Барлык мәктәп яны лагерьлары 5 июньдә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрергә тиешләр, - ди район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең методисты Гөлназ Мөхәммәтшина. -Лагерьларга иң беренче чиратта аз тәэмин ителгән һәм авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучы, ятим балалар җәлеп ителә. Өч атна дәвамында балалар белән хәрби-спорт уеннары, конкурс-викториналар оештыру, экология, мәдәният-сәнгать, туристлык юнәлешендәге әңгәмәләр үткәрү, экскурсияләргә йөрү, республикакүләм наркотикларга каршы марафон кысаларында уздырылучы "Безгә үзебезнең киләчәк кадерле!" дигән һәм "Хәтер шәме" республика акцияләрендә катнашу каралган.

Каникулда бераз акча эшләп алыйм, дигән 350 балага исә район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге шулай ук мөмкинлекләр тудыра.

-Поселокның икенче, дүртенче мәктәпләреннән, Зур Сәрдек һәм Кукмара гимназиясеннән, "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгеннән заявкалар кабул ителде инде. Гадәттә, укучылар җәйге чорда мәктәп яны бакчаларында, крестьян-фермер хуҗалыкларында эшлиләр. Мәктәп директорлары алдан ук төрле оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре белән килешүләр төзиләр. Бары тик документлар рәсмиләштерелгәннән соң гына укучылар хезмәт урыннарына җибәреләчәкләр, - ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Әсхәт Җиһаншин. - Шуны да искәртеп узарга кирәк: бары тик 14-18 яшьлекләр генә эшкә җәлеп ителә ала. Хезмәт Кодексы нигезендә беренче төркем (14-16 яшь) бер атнага - 24, икенчесе (16-18 яшь) 35 сәгать кенә эшләргә тиеш. Хезмәт хакына килсәк, тиешле норма үтәлгәндә балаларга 1275 сум матди ярдәм бирелә һәм эш бирүче тарафыннан хезмәт хакы түләнә.

Дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган балалар һәм яшүсмерләр өчен Республика, Федераль бюджет чаралары хисабыннан сәламәтләндерү һәм ял лагерьларына, шифаханәләргә быел да юлламалар каралган. Квота нигезендә Кукмара районына барлыгы 392 юллама бирү планлаштырылган. Мамадыш районындагы "Өмет" лагеренә балалар инде 29 майда ук китәчәкләр.

-Барлык социаль яклау учреждениеләренә дә җәйге чорга махсус чаралар планы төзелде, - ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева. - Балалар белән төрле чаралар, бәйрәмнәр, акцияләр, экскурсияләр оештыру планлаштырылды. "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен быел да хезмәт лагере эшләячәк. Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белән килешү төзелгәннән соң, 14-16 яшьлек инвалид яшүсмерләр, һөнәри мастерлык үзәкләренә эшкә урнашып, анда кул эшләренә өйрәнәчәкләр. Моның өчен, әлбәттә, аларга хезмәт хаклары да түләнә.

Камышлы урманы итәгенә сыенып утырган "Нараткай" балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагеренда быел өч сменада 255 бала ял итәр дип көтелә.

-Беренче - иҗади смена балаларны 15 июньнән кабул итәчәк. Укучыларның күбесен балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр алып торачак. Икенче смена исә 20 көнгә исәпләнелгән. Анда сатып алынган һәм бюджет системасында эшләүчеләргә бирелгән юлламалар нигезендә килгән балалар ял итәчәк. Өченче - профильле смена тулысынча спортчыларга, "Зилант", "Ялкын" спорт мәктәпләрендә, "Олимп"та шөгыльләнүче, район, республика, Бөтенрәсәй ярышларында җиңү яулаган малай-кызларга бирелә, - ди "Нараткай" лагере начальнигы Әмир Хәкимуллин. - Өч смена өчен дә хезмәткәрләр тупланды, хәзерге вакытта йортларны, уен мәйданчыкларын буяу, чистарту эшләрен алып барабыз. Медицина бүлмәсенә һәм алтынчы номерлы йортка косметик ремонт ясалачак. Әлеге эшне башкару өчен электрон торг нигезендә җиңү яулаган подрядчыны көтәбез. Балаларны кабул итү өчен һәр җирдә тәртип булырга тиеш. Моның өчен бар тырышлыкны куябыз.

фото: http://kargoo.gov.kz/index/news?iframe=true&width=900&height=450&lang=kz&main_page_hardcore=1&page=477

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk