Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 1044 эшмәкәр бар

Салым инспекциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең районда бүгенге көндә 1044 эшмәкәр исәптә тора. Тормыш дулкыннарына бәрелеп, кемдер эшмәкәрлектән төшеп калса, икенчеләре аягында нык басып тора, үз эшен көннән-көн җәелдерә бара. Араларында үзләре әйтүенчә, "бизнес" поездының соңгы вагонына утырып китәргә өлгерүчеләр дә бар. Кайберсенең кул астында 3-4 кеше хезмәт итсә, икенчеләре...

Салым инспекциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең районда бүгенге көндә 1044 эшмәкәр исәптә тора. Тормыш дулкыннарына бәрелеп, кемдер эшмәкәрлектән төшеп калса, икенчеләре аягында нык басып тора, үз эшен көннән-көн җәелдерә бара. Араларында үзләре әйтүенчә, "бизнес" поездының соңгы вагонына утырып китәргә өлгерүчеләр дә бар. Кайберсенең кул астында 3-4 кеше хезмәт итсә, икенчеләре 60-70 кешене эш урыны белән тәэмин итә. Кызганычка каршы, соңгы вакытта салымнар артканлыктан, ябылырга мәҗбүр булган урта кул эшмәкәрләр дә шактый. Муллык юмартлык аша килгәнен аңлап, эшмәкәрләр арасында олы йөрәклеләр - хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр дә очрый. Бәйрәмнәре уңаеннан берничә райондашыбыздан: "Эшмәкәрлек эшенә тотынуыгызга үкенмисезме? Бу сезнең өчен акча чыганагымы, әллә күңелегезгә тынычлык бирә торган тормыш рәвешеме?" - дип кызыксындык.

Ясирә Гарифуллина, элеккеге укытучы:

- Күпкә өмет итмичә, булганына шөкер итеп, 15 кешедән торган тотрыклы коллектив туплап, әкрен генә эшләп яткан көннәрем. Кукмарада иң беренче булып ипи пешерү цехы ачып җибәрдек. Мәктәптән китүемә, эшмәкәрлеккә тотынуыма үкенүен үкенмим, әмма минем характердагы кешеләр өчен күңел рәхәтлеге бирә торган эш түгел. Бу - минем өчен акча чыганагы. Үземнең күңелем тарткан эш турында гомерем буе хыялланырга гына калды. Әмма эшмәкәрлек эше үз-үзеңә хуҗа булырга, вакытны дөрес бүлә белергә, кеше психологиясен аңларга өйрәтте.

Илфат Гайнанов, запастагы подполковник. Эш сферасы - сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү:

-Бизнес - акча чыганагы инде ул, минемчә, беркем өчен дә хобби түгел. Кайвакыт, үз эшләрен ачырга теләүчеләрдән: " Эшмәкәрләр бөтен тармакны да колачлап бетерделәр инде, кайсы эшкә дә тотынырга белмәссең",- дигән фикерне ишетергә туры килә. Болай дип уйлаучылар ялгыша - акча хәзер дә аяк астында ята, иренмичә иелеп алырга гына кирәк. Аны күпләп түгел, ә әз-әзләп, әкрен генә "җыярга" кирәк, шулай булганда гына уңышка ирешергә була. 70 баш умартам бар, менә анысы - күңелем юанычы.

Мәхмүт Гаязов, 25 ел теш табибы булып эшләгән, теш дәвалау кабинетлары, Кукмарада һәм Нократ Аланында "Сәфәр" сату нокталары бар:

-Туксанынчы елларда, теш табибы булып эшләгәндә үк, шөгыльсез калган егетләрне туплап, моторлар чорнау эшен оештырып җибәргән идем. Ни өчен эшмәкәрлеккә тотындыммы? Чөнки кеше кул астында эшләргә яратмыйм, үземчә яшим. Миңа артык акча кирәк түгел, эш үз җаена төшкәч, тиешенчә куелгач, үз уңаена бара инде ул. Тормышымнан шөкер, канәгать, чөнки эшмәкәрлек сез әйткәнчә, күңелемә тынычлык бирә торган тормыш рәвешем ул.

Илфат Мөбарәкшин, техникум тәмамлагач, 13 ел эретеп ябыштыручы булып эшләгән:

-2006 елда энем белән үз эшебезне ачып җибәрдек. Эшмәкәрлек - безнең өчен акча чыганагы, яшәү рәвеше ул. Сәүдәгәрләргә караганда, безгә - җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә авыррак. Чөнки тынгылык юк, һәрбер заказны үзеңә эзләп табасы. Заказың булса - син тук, юк икән, син - ач. Җитештергән продукцияң дә кайвакытта "үле" табыш булып тора. Әмма инде хәзер артка чигенү юк - бары тик алга барасы.

Сораштыруны Лилия НУРГАЛИЕВА үткәрде.

фото: http://www.google.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара эшмәкәрләр

erid: 2VtzqxWHLUk