Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" ансамбле Санкт-Петербургта узган фестивальдән Гран-при алып кайтты

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" вокаль-хореография ансамбле Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Иҗади ачышлар. Музыка" балалар һәм яшүсмерләр иҗатының X Халыкара фестиваль-конкурсында җиңеп чыгып, Гран-прига ия булды, "Эстрада вокалы. Ансамбльләр" номинациясендә беренче урынга чыкты. Район күләмендә нинди генә чара уздырылса да, сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" ансамбле сәхнә түреннән төшми. Әле алай...

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" вокаль-хореография ансамбле Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Иҗади ачышлар. Музыка" балалар һәм яшүсмерләр иҗатының X Халыкара фестиваль-конкурсында җиңеп чыгып, Гран-прига ия булды, "Эстрада вокалы. Ансамбльләр" номинациясендә беренче урынга чыкты.

Район күләмендә нинди генә чара уздырылса да, сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" ансамбле сәхнә түреннән төшми. Әле алай гынамы - республика, Бөтенроссия бәйгеләрендә дә бер-бер артлы җиңүләр яулыйлар алар. Бу юлы исә, Рәсәйнең төрле шәһәрләреннән килгән конкурсантларның борыннарына "чиертеп", Санкт-Петербургтан беренчелекне алып кайттылар. Ансамбль җитәкчесе Венера Гыйләҗева - чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Ару-талуны белмәс мөгаллимә һәрдаим балалар арасында. Балаларны вокал серләренә генә төшендереп калмый, аларны сәхнәдә, тамашачылар алдында үз-үзләрен тотарга да өйрәтә ул. Ансамбльнең, аерым башкаручыларның фестивальдә уңышлы чыгыш ясавы, әлбәттә, Венера ханымның өзлексез, тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

-Фестиваль Санкт-Петербургтагы Еврей Мәдәният үзәгенең һәм Композиторлар йортының тарихи музыка залларында узды, - ди укытучы. - Жюри әгъзалары арасында Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Зинченко, Марина Антоновалар, Россиянең атказанган артисты АнатолийТукиш һәм башкалар бар иде. Мөхтәрәм сәнгать әһелләре ансамблебезнең һәм солистларның чыгышларын югары бәяләделәр. Җиңү яулаган ансамбль буларак, фестиваль сезоны ахырында уздырылачак "Талантлар салюты" проектының IV суперфиналында да катнашачакбыз. Бу безнең өчен аеруча зур сөенеч.

Беренче тапкыр ансамбльгә килгәндә берсеннән-берсе кечкенә булган балаларның күбесе инде бүген алтынчы-җиденче сыйныфларда укый. Алар Петр I әмере буенча 300 ел элек төзелгән, Нева елгасы ярлары буенда урнашкан дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсе - Санкт-Петербургка барулары хакында да шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйләделәр ки, бер мәлгә үзебез дә фестивальдә булып кайткандай булдык.

-Безгә ике тәүлеккә якын поездда бару-кайту, фестивальдә катнашу, шәһәрнең истәлекле урыннарын, аеруча ачыла торган күперне күрү, музейларда булу бик ошады, - диләр балалар бертавыштан. - Барып җиткән көнне иң элек шәһәр белән таныштык, фоторәсемнәргә төштек. Шулай ук үзебезгә бик күп яңа дуслар да таптык. Санкт-Петербургта калган да булыр идек әле, әниләрне сагындык.

Манзарас мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Эльвина Насыйбуллина балалар сәнгать мәктәбенә инде дүртенче елын йөри. Эльвина фестивальдә үзенең иң яратып башкара торган "Идет девчонка" дигән җыры белән "Эстрада вокалы. Соло" номинациясендә өченче урынны ала.

-Алты яшьтән сәхнәдә җырлап йөрсәм дә, бу юлы бик дулкынландым. Җыр сүзләрен дә әллә ничә тапкыр кабатладым. Мин шулай ук ансамбльдә дә чыгыш ясадым, - ди ул.

Татар, рус, удмурт, инглиз телендәге җырларны күңелләргә үтеп керерлек итеп башкаручы күппрофильле лицей укучысы Анастасия Сабанчеевага "Халык вокалы. Соло" номинациясендә икенче урын бирәләр. Кукмара 3нче мәктәбеннән Эльза Сагеева, күппрофильле лицейдан Камила Леонтьевалар да "Эстрада вокалы. Соло"да икенче урыннарны яулыйлар. Эльза "Артистлык сәләтен иң яхшы күрсәтүче" дипломына да ия була. Кукмара 3нче мәктәп укучысы, солист кызАлина Малова исә дипломант исеме алып кайта.

-Ансамбль белән "Туган як" һәм "Күңелле җил" ("Веселый ветер") дигән җырларны башкардык. Якташыбыз Харис Мостафин сүзләренә язылган "Туган як" җыры белән Гала-концертка үттек, - диләр кызлар. - Фестиваль ахырында бүләкләүләр булды. Ансамбльнең беренче урынга чыгуын һәм иң дулкынландыргыч мизгелдә Гран-при отуыбызны белүгә, сөенечтән елап җибәрдек.

Ансамбльнең ерак сәфәрдән кайтуын кукмаралылар, аеруча балаларның әти-әниләре зарыгып көтте.

-Ерак юлга беренче тапкыр чыгулары булгангамы, балалар өчен бик борчылдык, - диләр алар. - Фестивальдә ахыргы нәтиҗә кичке сәгать унбердә генә ясалды. Шатлык-сөенечләребезне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел иде. Балаларны район Мәдәният йорты каршында тынлы оркестр, шарлар белән барыбыз бергә җыелып каршыладык. Балаларны оештырып, алар белән исән-имин йөреп кайткан ансамбль җитәкчесе Венера Гыйләҗевага рәхмәтебез чиксез.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбе коллективы, балалар, әти-әниләр, сәнгать мәктәбе директоры Дамир Рафиковка, автобус белән Казанга бару-кайтуны тәэмин иткән Манзарас мәктәбе директоры Азат Гарифуллинга, балаларның сәфәре өчен матди ярдәм күрсәткән Кукмара металл савыт-сабалар заводы (генераль директоры Азат Заһидуллин), Кукмара киез итек-киез комбинаты (генераль директоры Шамил Әхмәтшин), Кукмара тегү фабрикасы (генераль директоры Рафаэль Голов) җәмгыятьләренә зур рәхмәтләрен ирештерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk