Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының Синәр авылын Вьетнамда да беләләр

-Кукмараның җәннәт почмагы кайда? - дип сорасалар, ике дә уйламыйча, Синәр авылында, дип җавап бирер идем. Җәй көне андагы матурлыкны сүз белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Үз күзләрең белән күрергә кирәк. Бу көннәрдә җай чыгып, кабат Синәр якларына юл алдык. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, әлеге авылга моннан берничә гасыр элек...

-Кукмараның җәннәт почмагы кайда? - дип сорасалар, ике дә уйламыйча, Синәр авылында, дип җавап бирер идем.

Җәй көне андагы матурлыкны сүз белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Үз күзләрең белән күрергә кирәк. Бу көннәрдә җай чыгып, кабат Синәр якларына юл алдык.

Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, әлеге авылга моннан берничә гасыр элек нигез салынган. Елга буена марилар килеп урнашалар һәм елганы Синәр дип йөртә башлыйлар. Мари теленнән тәрҗемә иткәндә Синәр - "серебряная река", "көмеш елга" дигәнне аңлата. Соңга таба авылга да әлеге исем бирелә. Еллар узган саен хуҗалыклар саны да артып, 47гә җитә, шуларның 13ендә - мари милләте вәкилләре, ә калганнарында руслар яши. Бакыр эретү заводы ябылганнан соң, Кукмарадан Шахмаевлар, Постниковлар, Беляниннар, Киров өлкәсенең Ершовка авылыннан Соловьевлар, Кормильцевлар, Белоусовлар, Симахиннар гаиләләре дә әлеге авылдагы буш җирләргә күченеп кайта. Ә менә бүгенге көндә Синәрдә сигез хуҗалыкта нибары сигез кеше яши.

"Бау ишеп үстек"

Авылның иң өлкән кешеләре - Валентина һәм Николай Беляниннар. Синәр белән танышуыбызны да мәһабәт зур йортта гомер кичерүче әлеге матур пар белән танышудан башладык. Хуҗабикә, гомере буе медицина өлкәсендә хезмәт куйган, район үзәк дәваханәсенең йортларга барып медицина ярдәме күрсәтү бүлегендә, элеватор, тегү фабрикасының сәламәтлек саклау пунктлары мөдире булып эшләгән Валентина ханым бераз авырып киткәнлектән, аның белән сөйләшә алмадык. Ә инде тугызынчы дистәне ваклаган Николай аганың хәтеренә күз тимәсен.

-Сугышка кадәр һәм аннан соң да Синәрдә һөнәрчелек алга киткән булган. Һәр йортта диярлек камыт, дилбегә, ыңгырчак, сбруйлар тегеп, аны күрше-тирә авылларда яшәүчеләргә сатканнар. Ә минем Иван бабам исә бау ишеп, Кукмарадагы сәүдәгәр Володинга тапшыра иде. Ул үз эшенә энеләре Степан һәм Гавриилны да өйрәтә. Диаметры 2-2,5 метр булган зур тәгәрмәчне минем дә әйләндергәнем булды, - дип искә ала ул. - Безнең гаиләдә тәртип завод-фабрикалардагы шикелле иде. Иртәнге сәгать алтыда йокыдан торып ашыйбыз да, бау ишәргә чыгып китәбез. Бер сәгатьлек көндезге аштан соң, кичкә кадәр хезмәттә булабыз. Әниебез Анна исә бу вакытта колхозда төрле эштә эшләде.

Авылда балалар саны да күп була. Синәрдәге башлангыч мәктәптә укыганнан соң, алар белем алуларын Поч.Кучукта дәвам итәләр. Мәктәпнең беренче укытучысы - Василий Говорков. Сугыштан соң Бузеева, Артюхов, Таисия Шастиналар мөгаллимлек итә.

Николай Белянин Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм Курган өлкәсенә эшкә җибәрелә.

-Анда алты ел эшләдем, мәхәббәтем Валентинаны очраттым, - ди ул. - 1950 елларда Курганда ашлык күп булды, бер поты бары тик 10 сум тора иде. Туйганчы икмәк ашадык. Үз хуҗалыгыбызда дуңгызлар, сыер маллары, куяннар асрадык. Әниебез авырый башлагач, авылга кайттык һәм шунда төпләнеп калдык.

Николай абый Кукмара промкомбинатында участок начальнигы, баш инженер булып эшли. Белемен күтәрү турында да онытмый ул - Кострома урман промышленносте институтында курслар уза, Идел буе сәясәт институтында укый, Горькийда югары партия мәктәбен тәмамлый.

-1969 елдан район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләдем, - ди Николай Белянин. - Район Мәдәният йортын төзүдә, аны матди-техник база белән тәэмин итүдә күп эшләр башкардык. Шулай ук Кукмара тауларына агачлар утырту, район үзәк дәваханәсенә җылылык үткәрү, яңа корылмасын файдалануга тапшыру, табиблар өчен йортлар, мәктәпләр төзү, поселокның Ленин урамына канализация траншеясын үткәрү, газлаштыру, юллар мәсьәләсен хәл итү - боларның барысын да җитәкчелек белән бергәләп, бердәм булып эшләдек. Вятка Аланының "Молот" машина төзү заводы директоры урынбасары вазыйфасыннан лаеклы ялга чыктым. Хәзер бар тормышым Синәрдә, йорт-кура тирәсендә кайнашып, бакчада уза.

"Җиңү" беренчеләр рәтеннән төшми

Синәрнең "Җиңү" колхозы районда терлекчелек буенча да, иген үстерүдә дә алдынгы урыннарда барган. Хуҗалык рәисе вазыйфасын Иван Кузьмин, исәп-хисапны Николай абыйның әтисе - Егор, ә бригадирлык эшен Петр Белянин башкара. Синәрдә ат, дуңгыз, кошчылык фермалары, умарталык була.

-Хуҗалыкның ике мең гектарга якын сөрүлек җире бар иде. Тәртип бик катгый. Язгы чәчү, көзге урып-җыю эшләре вакытында һәркем таңнан ук атлар утары янына җыелып нәрәт ала да, караңгы төнгә кадәр кырда эшли. Сугыш башлангач, 51 авылдашыбыз белән бергә атларны да яу кырына алып киттеләр. Җирне сыерлар, тимер тәгәрмәчле трактор белән эшкәртүебез хәтергә кереп калган. Ындыр табакларына кайтарылган ашлыкны хатын-кыз, бала-чага кул белән тарта иде, - ди Николай Белянин. - Хрущев реформасыннан соң, колхозларны да берләштерү башланды. Хезмәт белән тәэмин итү кимеп, киләчәккә өмет булмагач, авыл халкы бер-бер артлы Синәрдән китә башлады. Кемдер Сосновкага, кемдер Красная Поляна, Кукмарага, республиканың төрле шәһәрләренә юл алды. Ә инде биредә төпләнеп калганнар терлек асрап яшәде. Минем бертуганнарым Иван белән Александр икесе дә энергетика техникумын тәмамладылар, бүгенге көндә Казанда яшиләр.

Синәр "яшәрә"

Җан тармаса да, кан тарта, дигән гыйбарә дистә еллардан соң туган төбәкләренә кайтып төпләнгән якташларыбызга бик туры килә. Синәрнең дә Садовая урамында тигез сафларда төзек, бер генә түгел, хәтта икешәр катлы яңа йортлар тезелеп киткән.

-Без Яр Чаллы шәһәрендә гомер иттек, балалар үстердек. Пенсиягә чыккач, вакыт аеруча күп була бит ул. Иптәшем белән уйлаштык та, туган ягыбызга кайтып, шунда яшәргә булдык. Бакчабызда күп итеп җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез. Бу көннәрдә төзелеш белән әвәрә киләбез әле, мунча җиткерәбез, - диләр Гавриловлар.

Василий Санников та Яр Чаллыдан кайткан.

-Синәрдә быел дүртенче кышымны чыктым. Үзебезнең дин йортыбыз бар. Өйләргә газ, ут, телефон кергән. Суга да тилмермибез: кое казыттык. Юлны да бераз рәтләсәләр, тагын да яхшы булыр иде, - ди ул. - Монда тыныч, рәхәт. Алайса шәһәр ыгы-зыгысыннан башлар авырта башлаган иде инде. Акрынлап авыл яшәрә, йортлар, дача өйләре, мунчалар төзиләр.

Ветнамлы Ким Вуисә Синәрнең табигатенә гашыйк булган. Авылга кергәндә үк әллә каян күренеп, үзенә дәшеп тора аның йорты. Район үзәгендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче әлеге гаилә турында да авыл халкы бик җылы сүзләр әйтте: "Үзләре дә, балалары да тырыш, тәртипле. Авылга яшьләрнең кайтуы безнең өчен сөенеч кенә".

-Синәрдә икенче елыбызны яшибез. Пар канатымның әти-әнисе туып-үскән авылда йорт салдык. Биредә һава чиста, саф, бар җирдә яшеллек. Минем беркайчан бирегә кайтып төпләнүебезгә үкенгәнем булмады, - ди Ким.

Ким Кукмара кызы белән Казанда танышкан. Дуслыклары мәхәббәткә әверелгән әлеге пар гаилә корып иң элек башкалада яшәгәннәр, бераз соңрак Кукмарага күченеп кайтканнар. Уллары Клим бүгенге көндә Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең - өченче, ә Мартин Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында беренче курста укыйлар.

-Энем дә, мин дә авылны бик яратабыз, - ди Клим. - Әти-әни янына кунакка кайтканда бакча, йорт эшләрендә булышабыз, кичен исә Кукмарага дусларыбыз янына киләбез.

Гаилә Вьетнамның Ханой шәһәрендә яшәүче туганнары, дуслары янында да еш була.

-Улларыбыз икесе дә монда дөньяга килде. Әмма алар үзләренең Ветнамдагы якыннары турында да белергә тиешләр, - ди Ким. - Шуның өчен без һәрдаим алар белән элемтәдә торабыз, аралашып яшибез.

Синәргә - күчмә кибет!

Район кулланучылар җәмгыятенә махсус автомобиль кайтып, ул дүрт юнәлештә график буенча кечкенә авылларга йөреп, азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары сата. Синәргә исә күчмә кибет һәр чәршәмбе килә.

-Авыл халкына икмәк, булкалар, печенье, сохари, Кукмара лимонады, баллы су, сыек май, төрледән-төрле ярмалар, токмач һәм башка продуктлар тәкъдим итәбез. Кер юу порошогы, савыт-саба юу җайланмалары да алып киләбез, - ди сатучы ханым Зөлфирә Нигамәтҗанова. - Өлкәннәргә уңайлырак булсын өчен иптәшем Бәхлүл әби-бабайларның авыр сумкаларын өйләренә үк илтеп бирә. Товарларыбызны бик яратып алалар, үзләренең рәхмәт сүзләрен ирештерәләр. Тавык-чебешләргә ашату өчен көрпә, катнаш азык сорыйлар. Алдагы килгәндә халык соравы буенча да заказлар алып киләчәкбез.

Синәр халкы да күчмә кибетне шатланып каршы алды.

-Тозым бетте дә, ничек кенә күрше авылга барасы икән, дип уйлап тора идем, менә бит ничек җайлы булды. Бер уңайдан май да, ярмалар да алам, - ди Валентина ханым.

Күчмә кибет тынычлыкта изрәп утыручы Синәрне уятып җибәргәндәй булды. Бер сәгать дәвамында сәүдә машинасы тирәсендә халык кайнашып гөр килде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk