Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары! Барыгызны да якынлашып килүче 2016 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим. 2015 ел безгә нинди олы вакыйгалар алып килде, нинди сөенечләр бүләк итте, нинди борчулар белән көендерде, эш-гамәлләребез уңышлы булдымы? Ел бусагасында торганда һәркем бу сорауларга җавап эзли, киләчәккә бурычлар билгели. Районыбызда...

Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары!

Барыгызны да якынлашып килүче 2016 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.

2015 ел безгә нинди олы вакыйгалар алып килде, нинди сөенечләр бүләк итте, нинди борчулар белән көендерде, эш-гамәлләребез уңышлы булдымы? Ел бусагасында торганда һәркем бу сорауларга җавап эзли, киләчәккә бурычлар билгели. Районыбызда агымдагы ел җитештерүчән хезмәт, төзү-яңарту эшләре белән үтеп китте. Республикада тормышка ашырылучы дәүләт программаларында актив катнашу нәтиҗәсендә торак йортлар, социаль объектлар сафка басты, юллар төзелде, күләмле реконструкция эшләре башкарылды. Үткән ел белән чагыштырганда, тулаем продукция җитештерү күләме артты. Алдынгы күмәк хуҗалыклар, эре сәнәгать предприятиеләре Кукмара данын еракларга танытсалар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә район бюджетына саллы өлеш кертәләр. Барыбызның да көндәлек хезмәт тырышлыгы бер максатка юнәлдерелгән: яшәгән төбәгебезне матур, бай, имин итәсебез килә. Төрле милләт, дин вәкилләре тату гомер иткән районыбызга элек-электән бер-беребезгә хөрмәт, ышаныч белән карау хас. Дөньяда милләтара, динара ызгышлар, канкойгыч бәрелешләр барган чорда бу аеруча мөһим.

Алда безне зур бәйрәмнәр - 2016 елга аяк басу, Раштуа, Яңа ел каникуллары көтә. Алар һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек, зур сөенечләр алып килсеннәр. 2016 ел һәркайсыбыз өчен зур уңышлар елы булсын.

Яңа ел белән, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X