Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара район судына яңа рәис билгеләнде

Россия Президентының 18 март, 149 санлы Указы нигезендә Кукмара район судының рәисе итеп Муратшин Марат Рөстәм улы билгеләнде. Марат Муратшин 1980 елның 5 сентябрендә дөньяга килгән, 2002 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2002 елның августыннан Аксубай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, 2006 елның мартыннан прокурор урынбасары вазыйфаларын башкарган, 2010...

Россия Президентының 18 март, 149 санлы Указы нигезендә Кукмара район судының рәисе итеп Муратшин Марат Рөстәм улы билгеләнде.

Марат Муратшин 1980 елның 5 сентябрендә дөньяга килгән, 2002 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2002 елның августыннан Аксубай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, 2006 елның мартыннан прокурор урынбасары вазыйфаларын башкарган, 2010 елның маеннан Аксубай район суды хөкемдары булып эшләгән.

Бүген район суды бинасында Кукмара район судының яңа рәисе Марат Муратшинны рәсми рәвештә тәкъдим итү тантанасы булды. Тантанада Татарстан Югары судының рәисе Илгиз Гыйләҗев, районның дәүләт һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты. Илгиз Идрис улы Кукмара район судының эшчәнлеген югары бәяләде, 24 ел дәвамында район суды рәисе булып эшләгән Ринат Җаппаровка үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде, коллективка исә алга таба да югары һөнәри дәрәҗәдә, нәтиҗәле итеп үз эшчәнлекләрен алып баруларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk