Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара мөхтәсибәте район халкын Корбан гаете белән котлый

Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Ел саен бөтен дөнья мөселманнары ошбу бәйрәмне көтеп алып, аны шатлык һәм якты өмет хисләре белән каршы ала. Корбан бәйрәме барлык мөэмин-мөселманнарны берләштерә, дуслык-кардәшлекне ныгытып, калебләребезне йомшарта, шәфкать-миһербанлылык хисе тагын да артуга...

Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Ел саен бөтен дөнья мөселманнары ошбу бәйрәмне көтеп алып, аны шатлык һәм якты өмет хисләре белән каршы ала. Корбан бәйрәме барлык мөэмин-мөселманнарны берләштерә, дуслык-кардәшлекне ныгытып, калебләребезне йомшарта, шәфкать-миһербанлылык хисе тагын да артуга сәбәп була. Шушы бәйрәм көннәрендә мөселманнар Аллаһ ризалыгы өчен дип корбан чалып, кардәш-ыруларны, кунакларны корбан ите белән сыйлый, мул нигъмәтле табыннар алдында җыелып, Коръән укый, вәгазьләнә, Аллаһы Тәгаләне олуглап, Аңа буйсынып, итагать итеп яшәүнең мәгънәсен тагын бер кат искә төшерә.

"Корбан" сүзе гарәп теленнән "якынаю, якын булу" дип тәрҗемә ителә. Биредә Адәм баласының Аллаһы Тәгаләгә якынаюы турында сүз бара. Яратучыбыз ризалыгы өчен корбан чалып, туганнарыбызны, күрше-күләнне, бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ булганнарны котлап, корбан итеннән авыз иттереп, мөселманнар Аллаһ ризалыгын алырга тырыша, шуның белән Аңа якынаерга омтыла. Бәйрәм көннәрендә без тагын бер кат Аллаһының бөеклегенә, динебезнең хаклыгына төшенәбез.

Корбан, ягъни Аллаһыга якынаю бәйрәме, мөбарәк булсын, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, биргән садакаларыбызны, барча изге гамәл-гыйбадәтебезне кабул итсен, гаилә бәхете, балалар шатлыгы, сәләмәтлек һәм күңел тынычлыгы нигъмәтләреннән аермасын, ике дөнья бәхетенә ирешүебезне насыйп кылсын!

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

фото: http://nursaba.ru/photo/korban_gaete_mobarehk_bulsyn/17-0-1575

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk