Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара халык театры “Идел йорт” фестивалендә Гран-При иясе булды (+фото)

"Идел-йорт" республика халык театрлары фестиваленә кичә йомгак ясалды. Тәбрикләү тантанасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Анда исә фестивальгә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне атадылар. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Бәйләнчек" спектаклен тәкъдим иткән район халык театры Гран-При иясе булды һәм зур бүләк - микроавтобус белән бүләкләнде. Тәбрикләүләрдән соң кукмаралылар тамашачыларга...

"Идел-йорт" республика халык театрлары фестиваленә кичә йомгак ясалды. Тәбрикләү тантанасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Анда исә фестивальгә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне атадылар. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Бәйләнчек" спектаклен тәкъдим иткән район халык театры Гран-При иясе булды һәм зур бүләк - микроавтобус белән бүләкләнде. Тәбрикләүләрдән соң кукмаралылар тамашачыларга "Бәйләнчек" спектаклен күрсәттеләр.

Спектакльдә районыбыз үзешчәннәре: Раушан һәм Рөстәм Зиннуровлар, Гөлнур Гарипова, Альмир Гафаров, Харис Мостафин, Алсу Минхаҗева, Руфинә Габделхәева, Роза Бадышева, Рузания Нигъмәтуллина, Лидия Әхмәтова, Римма Сәләхетдиновалар катнашты. Спектакльне сәхнәгә режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Сәләхетдинов куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk