Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара базарында сату гөрли (+фото)

Халык белән очрашыйм, таныш-белешеңне күрим дисәң, ике дә уйламыйча, базарга барырга кирәк. Җәйгә таба сәүдә аеруча җанлана - бистәбез базарында да ниләр генә юк! -Иртәнге автобус белән, сәгать җиде тулганчы ук килгән идек. Аллага шөкер, бүген сату аеруча яхшы бара. Көн үзәгенә таба товарларыбыз санаулы гына калды, - дип каршы...

Халык белән очрашыйм, таныш-белешеңне күрим дисәң, ике дә уйламыйча, базарга барырга кирәк. Җәйгә таба сәүдә аеруча җанлана - бистәбез базарында да ниләр генә юк!

-Иртәнге автобус белән, сәгать җиде тулганчы ук килгән идек. Аллага шөкер, бүген сату аеруча яхшы бара. Көн үзәгенә таба товарларыбыз санаулы гына калды, - дип каршы алдылар гадәттәге урыннарында - сөт-май бүлегендә сәүдә итүче ханымнар. - Кортның килограммын - 300, эремчекне - 140, 0,5 литрлы каймакны - 150, 1,5 литры шешәдәге сөтне - 50, йомырканың дистәсен 50-60 сумнан сатабыз.

Әсән-Елга, Өлге, Мәмәшир авылларыннан, Кукмарадан килгән әлеге сатучыларга кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, исемнәрен атарга теләмиләр. Юкса, үз тырышлыклары бит. Таңнан торып сыер саву, базарга алып бару өчен каймагын аерту, эремчеген ясау бер дә җиңел эш түгел. Хәер, авыл хатын-кызлары гомер-гомергә үзләренең тыйнаклыклары белән аерылып тордылар шул...

Сәүдә рәтләренең күбесен яшелчә, җиләк-җимеш кәлшәләре алып тора. Аларның күплегеннән хәтта башлар әйләнә. Нинди төрдәге кыр-помидор, татлы борыч һәм башка яшелчә, чәчәк кәлшәсе кирәк, сатучылар күләгәгә куйган тартмаларыннан шунда ук алып бирәләр.
-Бик рәхәт заманда яшибез, базарда да, кибетләрдә дә күңелең ни тели, шул бар хәзер. Кәбестә кәлшәсе алырга дип чыккан идем, ике-өч төрлене тәкъдим иттеләр, быел да иртә өлгерә торганын сайлап алдым. Сальвия һәм петуния чәчәкләренә дә кызыктым, берничә данә аларны да алырга исәп, - ди Кукмарада яшәүче Антонина Шәрипова. - Үзең чәчеп мәшәкатьләнәсе дә түгел, иренмичә базарга гына чыгарга кирәк!
Югары Чура авылыннан Иван Тукеевның да сәүдә ноктасы тирәсендә шактый кеше кайнаша иде.
-Кәлшәләр белән ел саен сату итәм. Кыш уртасында ук чәчәбез дә, тишелеп чыккач, теплицага күчерәбез, май урталарына менә дигән булып үсеп җитәләр, - ди ул. - Помидор, борычның данәсен 15-20, кыярны 10-20 сумнан тәкъдим итәм.

Кукмарадан килгән сатучылар Анна Григорьева, Антонина Яковлева, Нина Федотовалар исә чәчәк эченә күмелгәннәр.
-Кайберләренең исемнәрен ишеткән дә юк хәтта - рәсемдә бик матур күренәләр, безнең як климатына яраклашалармы, үсеп китәрләрме? - дим.

Сатучы халкы сүзгә кесәгә керәме соң?! Шулкадәр тәфсилләп һәрбер чәчәк турында сөйләделәр ки, сатып алучыларга тәкъдим итәргә махсус ятлап чыкканнар диярсең. Яшелчә кәлшәләре дә бихисап күп төрле аларның. Берсен алсаң, икенчесенә күз төшә. Кыскасы, үз товарларын берсеннән-берсе уздырып мактаучы ханымнар яныннан һич кенә дә буш куе белән китеп булмый!

Людмила Иванова да бакчачылык белән инде шактый еллар шөгыльләнә икән.
-Узган ел шәхси эшмәкәрләр өчен каралган махсус программа нигезендә Лизинг-грант оттык һәм чын мәгънәсендә бакча эшенә кереп "чумдык", - ди ул. - Берничә теплицабыз бар. Анда яшелчә, чәчәк кәлшәләре үстерәбез һәм сатабыз. Халык бик яратып ала - сәүдә итүчеләр өчен иң зур сөенеч әнә шул!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk