Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кризиска карамыйбыз: төзибез, яңартабыз

Илнең катлаулы икътисадый шартларына карамастан, республикабызга инвестицияләр җәлеп итү дәвам итә. Татарстан җитәкчелегенең стратегиясе шуңа юнәлдерелгән. Инвесторлар Татарстанны һәм аның лидерын ышанычлы партнер дип саный. Кризис шартларында да республикада яңа җитештерү объектлары ачыла. Районыбызда да товар җитештерү күләмен арттыру иң мөһим бурычларның берсе булып санала. -Инвестицион климатның төп күрсәткече булып,...

Илнең катлаулы икътисадый шартларына карамастан, республикабызга инвестицияләр җәлеп итү дәвам итә. Татарстан җитәкчелегенең стратегиясе шуңа юнәлдерелгән. Инвесторлар Татарстанны һәм аның лидерын ышанычлы партнер дип саный. Кризис шартларында да республикада яңа җитештерү объектлары ачыла.

Районыбызда да товар җитештерү күләмен арттыру иң мөһим бурычларның берсе булып санала.

-Инвестицион климатның төп күрсәткече булып, әлбәттә, эшмәкәрлекне үстерү тора. Кукмара халкы кече һәм урта эшмәкәрлек белән актив шөгыльләнсә дә, күбесе сәүдә, хезмәт күрсәтүгә өстенлек бирә. Район бюджетын тулыландыру, яңа хезмәт урыннары булдыру өчен безгә җитештерү белән бәйле бизнесны үстерергә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында бизнесны үстерү, яңа җитештерү объектлары урнаштыру өчен сәнәгать мәйданчыклары һәм транспорт инфраструктуралары кирәк дип белдергән иде. Без дә эшне шул юнәлештә дәвам итәбез, - ди район җитәкчесе Сергей Димитриев.

Муниципаль милектә булган 36 гектар мәйданда "Кукмара" промпаркы төзеләчәк. Бу эшнең беренче этабы буларак, быел аның 20 гектарына проект хәзерләнә, инде өч оешма паркка урнашуга теләк белдергән. Парк территориясендә яңа производство объектлары урнаштыруга уңайлы шартлар тудыру өчен тиешле инфраструктура да кирәк бит әле. Шул максаттан "Сәнәгать парклары булдыру" чаралары буенча федераль бюджеттан субсидия алу өчен Россия Икътисади үсеш министрлыгына мөрәҗәгать итү планлаштырыла, хәзер моның өчен кирәкле документлар туплана. Моннан тыш районда сәнәгать мәйданчыклары булдыру күздә тотыла. Шуларның беренчесе - Пчеловод авылында төзелгән "Стройком" заводы, республиканың Икътисад министрлыгында аккредитация үтеп, үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Хәзер биредә биш төрдәге төзелеш материаллары эшләп чыгарыла, 30 кеше ике сменага бүленеп хезмәт куя. Киләчәктә эш урыннарын 100гә җиткерү планы бар. Бүгенге көндә тагын ике объектка сәнәгать мәйданчыгы сыйфатында аккредитация алу буенча документлар җыю, рәсмиләштерү эше бара. Инвестицияләр программасына барлык техрегламент таләпләренә туры китереп салынган терлек сую-эшкәртү цехы ачу да кертелгән. Район кулланучылар җәмгыяте карамагында булачак әлеге цех бер сменага 10 терлек суюга исәпләнелә. Яңа елга исә ит эшкәртү цехы ачу планлаштырыла. 2016 елда яшелчә консервлау цехы ачу планы да бар. Менә шушы яңа объектлар район халкын өстәмә бер мең эш урыны белән тәэмин итәчәк.

Вахитов исемендәге, "Восток", "Урал" хуҗалыкларында зур инвестицияләр җәлеп ителеп төзелүче мега-фермалар да продукция җитештерүне арттыруга этәргеч бирә. Вахиттәге 175 миллион сумга төшәчәк ферманың 600 малга исәпләнгән бер корпусы инде узган ел , ә Түбән Шәмәрдәндә 400 терлек сыешлы корпус 2012 елда ук сафка басты. Аларда автоматлаштырылган ашату, саву процессы, көйләнгән микроклимат системасы энергоресурсларны, мал азыгын, эшче кулларны сакчыл кулланырга мөмкинлек бирә. Быел ике хуҗалыкта да мега-ферманың икенче корпусы да куллануга тапшырылачак. "Урал"да да 1000 терлеккә исәпләнгән, смета бәясе 250 миллион сум булган мега-ферма төзү эшенә керештеләр, аның да икенче елга сафка басачагына шик юк. Әлеге терлекчелек комплекслары мал белән тулып, тулы куәтенә эшли башлагач, өчесенә бергә тәүлегенә 110 тонна сөт җитештерелер дип көтелә. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, районыбызга килгәч, әнә шундый бурыч җиткерде.

Әлбәттә, җитештерү объектлары төзү белән бергә, социаль тармакта да төзелеш-ремонт эшләре дәвам итә. Республика программаларының 27се районыбызда уңышлы эшләп килә. Аның кысаларында быел 9 күпкатлы йортка капиталь ремонт ясала, Кәркәүч, Түбән Өскебаш урта мәктәпләре, Кукмара гимназиясе төзекләндерелә. Поселокта 260, Туембашта 50 урынлы балалар бакчалары, Күкшелдә яңа ФАП, Мәмәширдә мәдәният йорты сафка басачак. Бик күп социаль-көнкүреш объектларын төзекләндерү белән беррәттән, юллар салу, начар хәлдәгеләрен ремонтлау, авылларны яктырту, спорт мәйданчыклары, ял парклары ясау, күпкатлы йортлардагы 890 фатирга ике контурлы мичләр урнаштыру һәм башка күләмле эшләр башкарылачак. Кыскасы, кризистан куркып торырга вакыт юк: эш күп, барысына да вакытында өлгерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk