Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кемнең кәҗәсе шәбрәк? (+фото)

Поселогыбызны кәҗәләр бик тә үз итә. Җәйге айларда урамнарда тәкәббер кыяфәттә яшел чирәм, чәчәк, куакларны кимереп йөрүче кәҗәләрдән, гәрчә бик файдалы мал булса да, туеп та китәбез. Менә хәзер Кукмарабызны кабат кәҗәләр басты бит әле. Тик болары зыян китерә торган түгел - безнең бәйрәмебезгә ямь өстәү өчен килгән сакалбайлар бит...

Поселогыбызны кәҗәләр бик тә үз итә. Җәйге айларда урамнарда тәкәббер кыяфәттә яшел чирәм, чәчәк, куакларны кимереп йөрүче кәҗәләрдән, гәрчә бик файдалы мал булса да, туеп та китәбез. Менә хәзер Кукмарабызны кабат кәҗәләр басты бит әле. Тик болары зыян китерә торган түгел - безнең бәйрәмебезгә ямь өстәү өчен килгән сакалбайлар бит алар. Ә без үз чиратыбызда кәҗәләр арасында кечкенә генә бәйге уздырып, иң шәпләрен сайлап алырга булдык. Әйдәгез, Кукмара урамнары буйлап, кар сыннарын барлап кайтыйк әле...

Поселокның үзәк чыршысы янындагы сынны күргәч, кем генә тел шартлатмас: вәт кәҗә бу! Үзе зур, үзе симез: районыбыз халкының мул, җитешле тормышта яшәвен күрсәтеп тора. Һөнәрле кулда байлык бар шул. Район үзәк дәваханәсенең кәҗәсе дә күңелгә хуш килде - сау-сәламәт, көр күңелле булуы күзгә ташлана. Чирләп кара: табиблар укол кадап, хәзер аякка бастырыр. МЧС кәҗәсе исә, дежур торып, йоклый-йоклый симереп беткәнгә охшап тора. Әйдә, йокласын, янгыннар гына була күрмәсен. Юл төзү идарәсенә дә кәҗәнең ныгы, зур мөгезлесе килгән: чакыр-чокырлы юлларны рәтләп бетерү өчен аларга да зур көч, үҗәтлек кирәк бит. "Олимп" боз сарае сакалбаеның исә спорт яратуы күренеп тора: спай гәүдәле, җитез хәрәкәтле. Ә "Зилант" кәҗәсе бик купшы икән, бәйрәмчә киенеп тә куйган. Ветеринария берләшмәсе бакчасында урын алган кәҗә тәкәсе, мөгаен, прививкалар ясап үстерелгәндер - зур, симез. Элеватор кәҗәсе дә ач түгел - фураж ашап, тәмам үгез кадәр була язган. Ә менә район Мәдәният йорты каршындагы кәҗә яңа туган бәкәйне хәтерләтә. Әллә мәдәният тармагына акча аз кергәнлектән шулай кечкенә булганмы ул? Аның каравы, акча районның газ оешмасында бар! Әнә, кәҗәләренә кадәр алтын мөгезле. Кукмара гимназиясе кәҗәсенең исә, яшь балалар кебек, уйнаклыйсы килгән кебек. Әйтерсең, менә-менә сикереп торыр да, йөгереп китәр. Мөгезләре дә шәп. Мөгаен, бернинди заман авырлыкларына бирешмәс, проблемаларга да мөгезен генә күрсәтеп алыр... Хәер, кәҗә елы һәрберебезгә шатлык-сөенечләр, зур уңышлар гына алып килсен. Борчулар килсә дә - вак, сизелмәслек булсын, тиз узып китсен.

Ә бүгенге бәйгебездә без район газ оешмасы кәҗәсен җиңүче дип игълан итәбез һәм аларга төп приз - бер баш кәбестә тапшырабыз. Икенче урынны алган юл төзү оешмасы һәм элеватор кәҗәләренә исә үзебез җәен "Әсәнбаш" агрофирмасына барып җыйган берәр миллек бүләк итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk