Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“IT-чемпион” конкурсының икенче этабында Кукмарадан өч укучы җиңү яулады

Мәктәп укучылары арасында бара торган "IT-чемпион" республика конкурсының икенче этабы тәмамланды. Баллар исәпләүгә нигезләнгән "Иң актив укучы"номинациясендә укучылар өлкәннәргә дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлеп, шәхси кабинет аша түләүләр башкарырга ярдәм иттеләр. Өлкән кеше исә үз чиратында порталның шәхси кабинетында балаларның логиннарын саклап, аларга баллар китерде. Укучыларга өлкәннәрнең шәхси кабинетын...

Мәктәп укучылары арасында бара торган "IT-чемпион" республика конкурсының икенче этабы тәмамланды. Баллар исәпләүгә нигезләнгән "Иң актив укучы"номинациясендә укучылар өлкәннәргә дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлеп, шәхси кабинет аша түләүләр башкарырга ярдәм иттеләр. Өлкән кеше исә үз чиратында порталның шәхси кабинетында балаларның логиннарын саклап, аларга баллар китерде. Укучыларга өлкәннәрнең шәхси кабинетын теркәгән өчен дә, аңа кереп башкарылган һәр түләүгә (газ, торак-коммуналь хезмәтләр, элемтә челтәре өчен һ.б.) дә баллар исәпләнә.

Бүген поселокның күппрофильле лицеенда бәйгенең "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Кукмара, Арча, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Балтач, Теләче, Саба, Питрәч районнарыннан иң актив 39 укучы чакырылган иде. Чемпионнарга бүләк - ipad ларны Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының "IT-чемпион" проекты кураторы Әлфия Бәдретдинова тапшырды. Планшет компьютерга Кукмарадан өч укучы ия булды. Болар күппрофильле лицейның 6"Б" сыйныф укучысы Әдилә Әгъләмҗанова, Кукмара 4нче урта мәктәбенең 3"А" сыйныф укучысы Руслан Дусаков, Байлангар урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Дилә Саттаровалар.

Тантанада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров та катнашты, үзенең котлауларын ирештерде.

Бәйгенең өченче этабына нәтиҗә декабрь аенда ясалачак. Районыбыз укучылары алга таба да үзләренең активлыкларын югалтмаслар, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучылар бәйге чемпион

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X