Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хыяллары тормышка ашты

Күп фатирлы яңа йорт яки социаль объект куллануга тапшырылу район өчен истәлекле вакыйга булса, аларның хуҗалары өчен бу - аеруча зур сөенеч. Күптән көтелгән хыял тормышка ашты бит - ниһаять, фатир ачкычлары кулда! Поселогыбызның Гафиятуллин урамында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программа кысаларында...

Әлеге программа кабул ителгәч, районыбызда 502 ветеран яшәү шартларын яхшырту буенча чиратка баскан иде. Бүгенге көнгә 465е яңа фатир белән тәэмин ителгән яки йорт-җиренә ремонт ясалган.
-Дәүләтебез сугыш ветераннарына һәм аларның гаиләләренә карата зур кайгыртучанлык күрсәтә. Районыбыз да шушы юнәлештә нәтиҗәле эшли. Бүген тагын бер йортның фатир ачкычлары ветераннарга өләшенсә, янәшәдә шундый ук 18 фатирлы йорт калкып килә. Сугыш афәтен үз башыннан кичергән өлкәннәребез мохтаҗлыкта яшәргә тиеш түгел, аларның картлыгы тынычлыкта, җитеш тормышта узсын иде. Бу йорт та яңа хуҗаларына игелекле хезмәт күрсәтсен. Аны сафка бастыруга көч куйган ПМК-90 оешмасына һәм башка төзүчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм тырыш хезмәтләре өчен ПМК-90 оешмасы хезмәткәрләре Рәхилә Гайнетдиновага, Александр Григорьевларга Мактау кәгазьләре тапшырды.
Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Кукмара 47нче сайлау округыннан ТР Дәүләт Советына депутат Марат Зарипов та катнашып, чыгыш ясадылар. Яңа фатирга ия булучылар арасында районыбызның хөрмәтле кешесе Гөлбостан апа Хисмәтуллина да бар иде. Кунаклар аның фатирында булып, хезмәт ветеранының шатлыгын уртаклаштылар. Гөлбостан Фатыйх кызы чыгышы белән Олыяз авылыннан. Озак еллар Лубян урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан. Тормыш иптәше - гомер буе мәктәп директоры булып эшләгән сугыш ветераны Әнвәр Абдрахман улы белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.
-Әтиебез 19 ел элек вафат булды. Әниебез ялгыз калса да, әтиегезне ташлап китмим дип, Лубянда яшәвен дәвам итте. Йорты бик тузган, бернинди уңайлыклары юк иде. Яңа фатирга бик сөендек, бу көнне әниебез дә, без дә түземсезләнеп көтеп алдык. Инде әнигә тынычлыкта, рәхәттә гомер кичерергә язсын, - дип, сөенечен белдерде гаиләдә олы бала булган Алсу Әнвәр кызы.
Без дә шушы теләкләргә кушылабыз. Яңа йорт бусагасыннан кайгы-хәсрәт атлап кермәсен. Һәм янәшәдә тагын да яңа йортлар калкып чыксын, Кукмарабыз үссен, яшәрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X