Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәнгә һәм мәгарифкә багышланган гомер

Районыбызның Зур Сәрдек авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан федераль университетындагы Филология һәм сәнгать институтының хәзерге татар теле һәм аны укыту кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Чулпан Харисова шактый еллардан бирле киң кырлы фәнни-педагогик эш алып бара. Ул югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы, хәзерге татар...

Мондый киң кырлы эшчәнлекнең башы узган гасырның 90нчы еллар башына барып тоташа. Шул чорда ук Чулпан Мөхәррәм кызы татар телен башка милләт вәкилләренә өйрәтүгә багышланган төрле дәреслекләр, кулланмалар язу эшенә алына. Аларның беренчесе - "Учимся говорить по-татарски" китабы ата-аналар, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында зур популярлык казана. Ә 1993 елда авторның "Мәгариф" нәшриятында татар телен башка милләтләргә интенсив метод белән өйрәтүгә багышланган методик кулланмасы басыла.
Якташыбыз тел белеме өлкәсендәге яңалыкларны исәпкә алып, мәктәп дәреслекләренең яңа сериясен язуда да актив эшли. Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теленнән гамәлдәге программаны төзүчеләрнең берсе, Дәүләт стандартын эшләү комиссиясе әгъзасы, рус мәктәпләренең төрле сыйныфларында укучы татар балалары өчен берничә тапкыр басылып чыккан татар теле дәреслекләре һәм алар белән эшләүче укытучылар өчен методик кулланмалар, шулай ук татар мәктәпләре өчен булган дәреслек авторларының да берсе ул.
ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән Ч.Харисова татар мәктәпләренең IX сыйныфы укучылары өчен Дәүләт йомгаклау аттестациясе материалларының норматив документларын һәм имтихан үткәрү өчен комплекслы биремнәрне төзүдә катнаша. Тел белеме өлкәсендәге эзләнүләрен методик яктан тормышка ашыруы аның күпсанлы монографияләрендә, программа, дәреслек һәм кулланмаларында урын таба. Тагын шунысы әһәмиятле: аның хезмәтләреннән республикадагы гына түгел, Россия Федерациясендә яшәүче һәм эшләүчеләр дә уңышлы файдалана. Ул - егерме елга якын татар теле олимпиадаларын әзерләү һәм үткәрү эшендә актив катнаша. Мәгариф һәм фән министрлыгында дәреслекләр, кулланмаларны бәяләү буенча эксперт советының һәм "Мәгариф" журналы редколлегиясе әгъзасы.
Күп еллар дәвамында педагогика университетының татар филологиясе факультетында югары филологик белемле кадрлар әзерләүдә армый-талмый хезмәт куйган Чулпан Мөхәррәм кызы төрле уку йортлары өчен чыгарылган дәреслекләр һәм кулланмалар төзүне көндәлек уку-укыту процессы белән бергә үреп алып бара. Ул күпләгән укытучылар һәм яшь галимнәрнең остазы, киңәшчесе булса, студентлар өчен таләпчән һәм киң күңелле мөгаллим - фән эшлеклесе, педагог. Еш кына республикабызның Мәгарифне үстерү институтында укытучылар белемен камилләштерү курсларында тел белеменең актуаль мәсьәләләренә багышланган лекцияләр укый, вакытлы матбугатта, радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый. Берничә фән кандидаты әзерләде. Шулай ук педагогика һәм методика, контрастив филология буенча докторлык диссертацияләре яклау советлары әгъзасы, Марий Эл һәм Чувашстан педуниверситетларындагы диссертация советларында оппонент һәм әгъза буларак еш кына фәнни-педагогик кадрларны аттестацияләүдә катнаша, чыгышлар ясый.
Киң кырлы фәнни-педагогик һәм методик эшчәнлек алып баруның нәтиҗәләре дә бай һәм куанычлы. Югары, урта махсус, урта белем бирүдә ирешкән зур казанышлары өчен якташыбыз Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты исемнәренә лаек була, "Мәгариф өлкәсендәге казанышлар өчен" билгесен ала һәм бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Чулпан Мөхәррәм кызы гаиләдә дә бәхетле кеше. Ул тормыш иптәше - татар теле укыту методикасы тарихында беренче булып педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган, 20 елга якын ТДГПУда проректор булып эшләп, бүгенге көндә Казан федераль университетының хәзерге татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү тармагының мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, профессор Фираз Фахраз улы Харисов белән бик күп хезмәтләрен бергә язды.
Уллары Илшат 2006 елда Казан дәүләт университетының икътисад һәм филология факультетларын кызыл дипломга тәмамлый. Ул студент елларында ук яшь икътисадчылар, политологлар, социологлар өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт университетлары оештырган Җәйге мәктәпләрдә Россия һәм БДБ илләреннән килгән аспирантлар һәм яшь галимнәр арасындагы бәйгеләрдә дүрт тапкыр җиңүче була. Илшат 2005 елда Брюссельгә - Евросоюз һәм НАТО штаб-квартираларына путевка белән бүләкләнгән Россиянең бердәнбер студенты. Татарстан Хөкүмәте грантын отып, 2006-2007 елларда АКШта белем алып магистр белгечлегенә ия була һәм бер үк вакытта Американың Гарвард университетында стажировка да уза. М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетында аспирантура тәмамлап, икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертациясен уңышлы яклый. Хәзер АКШның Мәскәүдәге компаниясендә проект җитәкчесе булып эшли.
Ә кызлары Гөлшат Казан федераль университеты укытучысы, психология фәннәре кандидаты.
Шушы көннәрдә якташыбыз Чулпан Мөхәррәм кызы үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Без аны ихлас күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык, яңа фәнни-иҗади ачышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk