Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эзләгәнгә эш табыла

Мәшгульлек үзәге бинасының алгы диварында "Эш урыннары ярминкәсе була" дигән йөгерек язуларга күз төшеп, кызыксынып кердем. Ишегалдында төзүчеләр тротуар плиткалары җәеп, инвалид коляскалары белән керерлек итеп юл ясыйлар, бинаның үзендә евроишек-тәрәзә алмаштыру бара. Көтеп утыручылар өчен уңайлыклар булдырылган, диварлар тулы мәгълүмат: эшне ничек табарга? Компьютерның тиешле төймәсенә басып та төрле...

Ел дәвамында 1109 кеше эш эзләп мөрәҗәгать итеп, 952сенә эш урыны табып бирелгән.
Республикада беренчеләрдән булып, оешмалардан эш урыннары турында мәгълүматны үзәккә электрон юл белән тапшыруны уңышлы тормышка ашыра башлаганнар: шушы ысул белән эшләүгә андагы 25 оешма урынына 65 оешма күчкән. Мәшгульлек үзәге инвалидларны, өч баласы булган ата-аналарны эшкә алган оешмаларга матди ярдәм күрсәтеп килә. Районда быел җәмәгать эшләрен башкару буенча түләүле 112 эш урыны планлаштырылган булса, чынбарлыкта алар саны 200гә җиткән.
Бүгенге көндә районда 200дән артык кеше эшсезлек пособиесе ала. Аларның саны, әлбәттә, даими үзгәреп тора.
-Бигрәк тә матди хәле авыр гаиләләргә булышырга тырышабыз. Андый гаиләдәге балаларның һөнәр алу өчен укыганда яшәве, туклану чыгымнарын күтәреп, өстәп стипендия түләп, үзебезнең хисаптан укытырга җибәрәбез, ятим балаларны да һөнәрле итү өчен тырышабыз. Өч яшькә кадәрге балалары булган аналарга башка һөнәр алырга мөмкинлек тудырып, быел сигез ананы үзәк хисабына укыттык. Аннан тыш, 115 пенсионер безнең ярдәм белән компьютерда эшләү күнекмәләрен үзләштерде. Алга таба бу эшне Лубян җирлегендә дә оештырырга уйлыйбыз, яңадан 80 кешелек дүрт төркем укытырга мөмкинлек таптык, 20 кешегә кече бизнес белән эшләп китү өчен дәүләт ярдәме күрсәттек. Армиядә хезмәт итеп кайткан 40 егеткә автомобиль йөртүче һөнәрен алырга булыштык, - ди үзәк директоры Әсгать Хантимер улы Җиһаншин. - Ә хезмәт урыны ярминкәләрен без еш оештырып торабыз. Әле менә Казаннан, Универсиада объектлары төзелешеннән килгәннәр иде.
Кукмара эш урыннары ярминкәсенә килгән "Камгэсэнергострой"ның вәкиле Равил Камил улы Галләмов якташыбыз, Төркәш авылы егете булып чыкты. Составында егермеләп төзелеш оешмасы булган "Камгэсэнергострой" Казанда киләсе елда узачак Универсиада төзелешендә бик актив катнаша икән. 45 мең кеше сыйдырышлы үзәк стадионны да алар коралар. "КамАЗ" кадәр "КамАЗ"ны корган оешма эшкә алынгач, барып чыгасына шик юк инде.
-Эшчеләр күп кирәк. Универсиада узганнан соң да төзелеш эшләре күп булачак, 2015 елда су спорты буенча дөнья чемпионаты Казанда үтәчәк, 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткәрүдә дә катнаша Казан. Төзелешкә гади эшче, ташчы, бетончы, арматурачы, штукатур-буяучы булып килгән егет-кызлар "КамАЗ"да герой исемнәре алдылар.
Равил Камил улы ярминкәгә килгән халыкны "Камгэсэнергострой"дагы түләү һәм яшәү шартлары белән тәфсилләп таныштырды. Гади эшче булып урнашканнарга да бушлай тулай торак бирелә. Эшкә автобус килеп ала һәм илтеп куя. 15 көн 11әр сәгать эшләгәч, 15 көн ял бирелә һәм юл чыгымнары кире кайтарыла. Аннан тыш, һәр эш көненә 250 сум командировочный акча да түләнә икән, эшенә карап, көнлек түләү 1200-1500 сум тәшкил итә.
Кемнең төзелештә көчен сынарга, һөнәр алырга, белемен күтәрергә теләге бар, биредә андыйларны хуплыйлар - булдыклылыгыңны күрсәт кенә!
Универсиада төзелешендә Кукмарадан 60лап кеше эшли икән инде. 7 октябрьдән соң гына да 28 кеше киткән анда. Равил Галләмов белән әңгәмәдән соң да, бик күпләр, аның янына килеп, эшкә барырга теләк белдерделәр. Каядыр барып, шикле кешеләрнең буш вәгъдәсенә ышанып, Мәскәүдән, Ерак Себердән алданып кайтучылар да җитәрлек бит. Ә нигә Казандагы билгеле оешмада эшләмәскә?!
-Без эшләргә теләге булган һәр кешегә ярдәм итәргә әзер, килегез, белешеп торыгыз, мәгълүматлы булыгыз, - ди Әсгать Хантимер улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X