Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элеккесеннән яхшырак булачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара район Советы сессиясендә ясаган чыгышында: -Без балачакта Кукмарага килгәч, ул безгә шәһәр кебек тоела, аңа сокланып кайтып китә идек. Ул хәзер тагын да үсте, - дип сөйләде.

Кукмараның данын югары йөртүче оешма-предприятиеләр арасында юл төзү һәм ремонтлау идарәсе дә бар иде. Равил Садрый улы Хәсәнов җитәкләгән чорда аның эшләре колачы белән дә, сыйфаты белән дә аерылып торды. Ә соңгы елларда кулдан-кулга күчә, җитәкчеләр алмашына башлагач, халыкта: "Әллә юл төзү участогын бетерәләр инде? " - дигән шөбһәле уйлар да йөри башлаган иде. Шуңа да хәзерге вакытта оешманы җитәкләүче Илшат Мәгъфүр улы Вилдановның сүзләре йөрәккә сары май булып ятты:
-Кукмара юл төзү участогы элеккесеннән дә яхшырак булыр!
Әле быелның 12 февралендә генә 30-35 градуслы зәмһәрир суыклар торганда Германиядән зур-зур 22 машинага төялеп, яңа асфальт завод буласы корылмалар кайтарылган. Аны кору белән дә шул ил белгечләре шөгыльләнә. Фундаментын салганда миллиметрга кадәр төгәллеккә ирешеп эшләгәннәр. Элекке асфальт заводы сәгатенә 50 тоннага кадәр асфальт чыгара алса, яңасының җитештерүчәнлеге 160 тонна булачак. Илшат Мәгъфүр улы әйтүенчә, яңа завод заманча технологиягә көйләнгән. Асфальт ясау өчен кирәкле җиде компонентның берсе булган вак таш та элекке кебек 400 (Вятка Аланы карьерындагы) яки 600 маркалы (Ершовкада чыгарыла торганы) гына түгел, 1200 маркалы булачак. Аннан асфальт компонентларын төгәл микъдарларда -граммлап үлчәп салу тәэмин ителгән. Шуларга өстәп экологик яктан да күпкә зыянсыз булачак завод: галәмәт зур фильтр куелган һәм фильтр җыеп барган таш тузаны, бик кирәкле компонент булып, асфальт составына кушылачак.
Асфальт заводының куәте 3-4 тапкырга арткач, аны кая куеп бетерерләр, дип борчылырга урын юк. "Татавтодор"ның инде сигезенче булып төзелүче мондый заманча заводы Кукмара, Саба районнарының асфальтка булган ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк.
Ул газ ягып та, дизель ягулыгы белән дә эшләргә көйләнә. Асфальт компонентларын һәм әзер продукциянең сыйфатын тикшереп тору өчен яңа, зур лабораторияне хәзерге офис бинасында, идарәне реконструкция ясалган бинага урнаштыру күздә тотыла. Складлар, автоүлчәгеч, ягулык салу пунктларын да яңа урыннарга уңайлырак итеп күчереп урнаштырганнар, машина-трактор паркы куәтле чит ил техникасы белән тулыланып тора.
Апрель урталарында яңа завод сафка басып, беренче продукцияне бирә башларга тиеш. Бирсен Ходай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk