Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Донбасста яшәгән якташларыбыз Олыяздагы туганнарына кайтып сыенган

Көн туса, Украинадагы тетрәндергеч, күзләрдән яшь килерлек хәлләрне телевизор экраннары аша күреп-ишетеп торабыз. Сугыш бара торган җирләрдә бер гөнаһсыз сабыйлар, аналар, туып-үскән җирләре өчен көрәшүче ополченецлар һәлак була. Гомер иткән йорт-җирләрен, фатирларын калдырып, әлеге илдән күз күрмәгән якларга китүчеләр, тыныч җирдәге туган-тумачасын барлаучылар саны да көннән-көн арта бара. Шундыйларның берсе...

Көн туса, Украинадагы тетрәндергеч, күзләрдән яшь килерлек хәлләрне телевизор экраннары аша күреп-ишетеп торабыз. Сугыш бара торган җирләрдә бер гөнаһсыз сабыйлар, аналар, туып-үскән җирләре өчен көрәшүче ополченецлар һәлак була. Гомер иткән йорт-җирләрен, фатирларын калдырып, әлеге илдән күз күрмәгән якларга китүчеләр, тыныч җирдәге туган-тумачасын барлаучылар саны да көннән-көн арта бара. Шундыйларның берсе -18 яшеннән туган авылыннан чыгып китеп, гомере буе Донбасста яшәгән Сания апа Ярмиева да моннан бер атна элек Олыязда яшәүче туганнарына кайтып сыенган.

Моннан 57 ел элек авылдашы, шахтер егет Галәветдин Нократ Аланында эшләп йөргән Саниягә өйләнеп, аны үзе белән алып китә. Озак та үтми, яшь гаиләгә авыр кайгы килә - кызлары Әлфия биш айлык вакытта Галәветдин шахтада имгәнеп, 1 төркем инвалид булып кала. 43 ел буе яшь бала карагандай тәрбияләп, соңгы юлга озата аны Сания апа. Һәм менә, янә күпме кайгы-хәсрәт, билгесезлек... Ярый ла, барыр җирең булса, ышанып чыгып китә аласың. Сания апа да кызы Әлфия, оныгы Альбина, ике оныкчыгы - Юрий һәм Иван белән туган авылына, иренең апаларына -Мөнзилә апа Ибраһимоваларга сыенырга дип юлга кузгала. Олыязга кайтырга җыенулары турында да ул аларга Украинада түгел, ә Россия чиген үткәч кенә хәбәр итә ала.

-Без хәзерге вакытта бик каты сугышлар бара торган Луганск шәһәреннән 100 чакрымлап читтә - Свердловск шәһәрендә яшибез, - дип сүзен башлады Әлфия ханым. -Моннан ай ярым чамасы элек үк инде безгә 25 июньнәрдә шәһәрдән чыгып китәргә әзерләнеп торыгыз, дип әйткәннәр иде. Улым Александр шахта директорының шоферы булып эшли, аңа әлеге сүзне директоры әйткән булган. Әлбәттә, шәһәрдә ыгы-зыгы купмасын өчен бу турыда күпләргә белгертмәгәннәр. Без ахыргы көнгә кадәр сузып килдек, тынычланырлар, сугыш тукталыр дип ышандык. Үз йортлары белән яшәүчеләр арасында, атыш башлангач качар өчен, баз казып куючылар да күп булды. 19 июнь иртәсендә улым эштән йөгереп кайтты да: "Тиз генә әзерләнегез, шахтага өч бомба төште, бүген үк Россиягә китәбез", - диде. Башка әйберләрне җыярга вакыт калмады, тиз генә документларны алдык та юлга кузгалдык. Улым гаиләсе белән Ростов шәһәрендә калды, без бирегә кайтырга уйладык. Бик зур рәхмәт Мөнзилә апа гаиләсенә. Без шалтыратуга, шунда ук үзләренә чакырдылар. Күпме кирәк - шуның кадәр яшәгез, дип кенә торалар.

Әлфия ханымның ире Виктор, кияве Виталий Олыязга кайтмыйлар, шәһәрдә йорт-җирләрен саклап калалар. Сания апа күпкатлы йортта яшәгәнлектән, фатирын бикләп китә, ә ирләр, талап чыгу куркынычы зур булганлыктан, шунда калырга карар кылалар. Әлфия апа: "Тавыклар тотабыз, этебез бар. Бакчада бөтен нәрсә җитешеп килә иде. Аларны карарга кирәк. Виктор белән телефоннан төнлә бик авырлык белән генә, өзек-өзек сүзләрне ишетеп кенә сөйләшәбез. Якыннарыбыз исән калырлармы, дип бик борчылабыз. Тынычланды, сугыш бетте, дип әйтсәләр, шунда ук юлга кузгалыр идек. Шушы сабыйлар өчен генә илдән чыгып киттек тә инде. Украинада бар нәрсә кыйммәтләнде. Нәрсәгә аталар, кемгә аталар, ни кирәк ул сугыш башлаучыларга, һич аңламыйбыз", - ди ул.

Сәфәрчеләр юл йөрү газапларын сөйләп бетерә алмыйлар.

-Ил чиген үткәндә алай авыр булмады, документларны тикшерделәр дә чыгардылар. Әмма Украинадагы бер тикшерү тукталышында машиналар бик күп иде. Аларны бик җентекләп карыйлар. Шуңа күрә без машинаны калдырып, кешеләрне ташуга җайлашкан икенче машинага утырып киттек. Соңыннан: "Шәһәрдән вакытында чыгып киттегез, күперне шартлатканнар", - дигән хәбәр килеп иреште. Балалар әтиләрен бик сагыналар, аның белән аерылышу бик авыр булды, - дип сүзгә кушыла күз яшьләрен сөртеп Альбина. -Россиягә чыккач, безне бик яхшы каршы алдылар, ашаттылар, игътибардан читтә калдырмадылар. Әмма поездга билетлар булмау сәбәпле, тәүлектән артык тоткарланырга туры килде. Әби, әни лаеклы ялда, ә мин эштән җәйге ялымны алып киттем. Чик аша чыкканда да документка кунакка кайтабыз, дип яздык. Шуңа күрә без качаклар статусында түгел. Кайчан кире кайтырбыз, эш урыным сакланырмы, белмим. Законлы ялымны алган булганлыктан, кире урнаша алырмын, дип ышанам.

...14 яшьлек Юра белән 4 яшьлек Ваня әле хәзер дә урамнан барган машина тавышын ишетсәләр, әсәренеп китәләр икән. Чөнки бу сабыйлар инде снаряд очканны, бомбалар гүелдәвен ишеткәннәр. "Безнең өй яныннан гына бронетранспортерга утырып солдатлар үтеп киттеләр, без әти белән капка эченнән карап калдык", - ди Юра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk