Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чәчәкләргә күмелгән Кукмара

Кукмара муниципаль район Башлыгы Р.Ш.Рәхмәтуллин 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан район халкына котлау белән чыкты.

-Хөрмәтле кукмаралылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Конституциясе көне белән тәбрик итәм, - диелә котлауда. -Бу көн - республикабызның хәзерге тарихында мөһим урын алып тора. Гражданнарның Конституцион хокуклары һәм ирекләре эзлекле тормышка ашырыла. Кешеләр җәмәгать тормышында, сәяси партияләр тормышында һаман саен активрак катнашалар. Ә бу алда торган сайлаулар алдыннан аеруча мөһим. Районда яшәүче төрле хезмәт кешеләре, диннәр арасында бердәмлек ныгый бара, рухи-мәдәни традицияләребез саклана.
Бүгенге бәйрәм көнендә бәхет һәм иминлек, районыбызның чәчәк атуы хакына яңа уңышлар телим.

Эфирда дәртле җыр яңгырый: "Сагышларны басар өчен, килегез Кукмарага". Кайтабыз туган якка, ярты елга бер булса да. Кайткан саен зур үзгәрешләр күреп шатланабыз, сокланабыз. 3 юл алып килә Кукмарага, һәрберсе шәп, заманча. Дүртенче якта - Кукмара сыенып утырган, урманнар белән капланган тау. Соңгы тапкыр сентябрь урталарында кайттык, үзәк урам буйлап барабыз - һәркайда чәчәкләр балкып утыра.
Туфрагы ярлырак булса да, халкы уңган Кукмараның. Элек-электән һөнәрчеләр-итекчеләр, шәлчеләр, балта осталары, калайчылар ягы булган ул. Кукмара итекләренең даны бөтен Рәсәйгә таралган. Итек байлары Комаровлар Малмыж аша үтәсе тимер юлны да Кукмарадан үткәрттергәннәр. Мех, тегү фабрикалары да сынатмый - плащ, куртка, бүрекләрен кешеләр бик яратып кияләр. Кукмара савыт-сабалар заводы да атаклы - кайсы шәһәрдә таба алсаң да, Кукмарада эшләнгән дип язылган.
Әйе, сәнгать тә алга киткән, авыл хуҗалыгында да уңышлар зурдан: 2011 елда игеннәр аеруча күкрәп уңды. Кукмара - бәрәңге игүче төп районнарның берсе, алдынгы технологияләр кулланып, гектардан 400 центнерга кадәр уңыш алалар. Фермерлар уңышлы эшлиләр, гаилә фермалары арта бара. Мәгарифтә дә күтәренкелек - Кукмара үзәгендә 5 мәктәп гөрләп эшли, заманча уку йортларының саны арта бара.
Үзәктә - чәчәкләргә күмелгән Ленин бабай һәйкәле. Үткәннәрдән баш тартмыйлар биредә, Ленин бабайның дөньяны колониаль бәйлелектән коткарган бөек шәхес икәнен аңлап, үткәннәрне өйрәнеп, алардан гыйбрәт алып, киләчәккә реаль планнар корып, бүгенгесен шәп итеп яшиләр.
Йортларга капиталь ремонт ясап "кәртинкәгә" әйләндергәннәр. Подъездларга керәбез-буяганнар, чисталык, пөхтәлек - ялт итеп торалар. Тәрәзә төпләрендә чәчәкләр үсеп утырганнары да күп. Кибеттән күмәч алдым, 16 сум гына тора, бездә ул да 20 сум.
Кая барма -татарча сөйләшәләр, якташларны ерактан таныйбыз - якты, матур, сөйкемле йөзләрен сагынып кайтабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk