Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылга нур иңде

Районыбызда мәчете булган авыллар артканнан-арта бара. Узган җомгада Түбән Үрәстә дә мәчет ачылып, авыл өстендә беренче азан тавышы яңгырады. Шатлыктан, дулкынланудан күңелләр нечкәрде, күзләр яшьләнде, бу изге эшкә үзеннән өлеш керткәннәргә күп рәхмәт сүзләре әйтелде ул көнне.

74 шәхси хуҗалыгы, 245 кешесе булган авылның яртысында татарлар, икенче яртысында удмуртлар яши. Мәчет төзелешеннән биредә гомер итүче бер генә милләт, дин кешесе дә читтә калмаган. Авыл халкыннан барлыгы 146 мең сум акча җыелган. "Стройкерамика" предприятиесе җитәкчесе Илшат Камалов 28 мең сумлык кирпеч, "Агрохимсервис" предприятиесе директоры Валерий Тимофеев 100 мең сумлык төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәткән. 2010 елның көзендә мәчетнең нигезен салуга керешкәннәр, бу эштә авылның карты-яше - барлыгы 26 кеше катнашкан. Тумышы белән шушы төбәктән булган, "Стройкулон" ширкәтендә консультант булып эшләүче Әнәс Бәшәров нигезне төрергә 12 мең сумлык тышлау кирпече, 200 мең сумлык бура алып биргән. 35 кеше җыелып, аны күтәреп тә куйганнар. Хәкимулла Гарифуллин, Роберт Җиһангиров, Николай Матвеев, Леонид Егоров, Павел Андреевлардан торган бригада бураны түбә астына керткән, идән-түшәмен ясаган, манараны күтәргән.
-Узган елның 8 ноябрендә район җитәкчелегенең халык белән очрашуында Фәрит хәзрәт Сәйфуллин, кышка мәчетнең тәрәзәләрен булса да куеп калдырып булмасмы икән дип, ярдәм сорап район Башлыгына мөрәҗәгать иткән иде. "20 декабрьгә мәчетегез төзелеп беткән булыр", - дип вәгъдә бирде Рауил Шәйдәүләт улы һәм сүзендә торды: берничә көннән соң мәчетебездә яңадан кызу эш башланды. Аның җитәкчелегендә районыбызның бик күп эшмәкәрләре - Ясирә Гарифуллина, Шамил Мөниров, Халидә Гаязова, Илсур Шәрипов, Гомәр һәм Гафур Кәримовлар, Рамазан Юнысов, Нурфат Мөбәрәкшин, Ягъфәр Мостафин, Риф Шәмсетдинов, Равил Ганиев һәм башкалар ярдәме белән ишек-тәрәзәләр куелды, җылылык, ут системалары корылды, өйалды, баскыч ясалды, ишек алдына брусчатка түшәлде. Без төзелеш материаллары һәм эшче көчләр белән булышлык күрсәткән "Стройком" җитәкчесе Вадим Әхәтовка, "Промкомбинат" директоры Расих Шакировка, Кукмара урманчылыгы җитәкчесе Инсаф Хәевка, акчалата ярдәм күрсәткән металл савыт-сабалар заводы директоры Азат Заһидуллинга, Мамадыш "Нефтепродукты" җәмгыяте җитәкчесе Илгизәр Ибраһимовка да зур рәхмәтле. ТР урман хуҗалыгы министры ярдәмчесе Нияз Тәҗмиев агач материаллары табарга булышты. Авыл ирләре Келәүш урманына барып агач кистеләр, аны Рөстәм Шакиров үзенең шәхси цехында бушка ярдырып бирде. Безгә күрсәткән олы ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә, эшмәкәрләргә, оешма-предприятие җитәкчеләренә, авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның һәркайсының исеме мәчеттәге истәлек китабына кертеләчәк, - диде Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Гарифуллина.
Әнә шундый уртак тырышлык белән сафка баскан әлеге мәчет.
-Төрле милләт кешеләренең дус, тату яшәвенә һәйкәл булып тора бу дин йорты. Озак еллар игелекле хезмәт итсен, яшь буынга тәрбия бирүгә үз өлешен кертсен, - диде тантанада катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, түбәнүрәслеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән котлап.

Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да үзенең изге теләкләрен җиткерде:
-Мин әлеге хуҗалык белән 10 ел җитәкчелек иттем. Бу як халкына ихтирамым бик зур, әле дә шул вакытларны сагынып искә алам. Мәчет төзелешендә алар үзләренең бердәм, ярдәмчел икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Дин ул - тәрбия эшенең үзәге, бу мәчет тә шушы изге эшкә үз өлешен кертер дип ышанам.
Тантанада үзәк мәчет имамы Әхтәм хәзрәт, район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт һәм башка дин әһелләре катнашты. Мәчет картларының, авыл халкының уртак карары белән Түбән Үрәс мәчетенә аны төзүдә башлап йөргән, зур матди ярдәм күрсәткән Әнәс Бәшәровның әтисе - Әлмөхәммәт исеме бирелде. Чыгышлардан соң яшел тасма киселде, ә аннан соң мәчет эчендә беренче тапкыр җомга намазы укылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X