Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һава торышын күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариев: быел яз иртә килә

Мартта - шарт, дигән әйтем искергәнме: ай башыннан ук түбәләрдән тамчы тама, карлар эри башлады. Ә бит бер елны мартта хәтта утыз градуслы салкыннар булганын хәтерлим. Яз иртәләгәнме әллә быел? Әлеге сорау белән Рудник авылында яшәүче, күп еллар буе һава торышын күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариевка мөрәҗәгать иттем. -Дөрестән дә, яз...

Мартта - шарт, дигән әйтем искергәнме: ай башыннан ук түбәләрдән тамчы тама, карлар эри башлады. Ә бит бер елны мартта хәтта утыз градуслы салкыннар булганын хәтерлим. Яз иртәләгәнме әллә быел? Әлеге сорау белән Рудник авылында яшәүче, күп еллар буе һава торышын күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариевка мөрәҗәгать иттем.

-Дөрестән дә, яз иртә килә. Исегездәдер, үткән елның сентябре салкын булды, кар бөртекләре очкалады хәтта. Ул айга хас "әбиләр чуагы" да күзәтелмәде. Нәкъ менә сентябрь кырыс холыклы булганга март ае җылы, дип уйлыйм, чөнки сынамышлар буенча бу ике ай бер-берсенә туры килә. Ә октябрьдә, ноябрьдә көннәр җылы, коры торды, шуңа күрә апрель белән май айларында, киресенчә, салкынча һава сакланыр, дип фаразлыйм. Гомумән, яз озын булырга охшаган.

-Быел кар аз күренә. Ташулар көчле булмас, ахры...

-Кар аз түгел. Быел ул тигез яуды, ягъни җил-бураннар булмаганлыктан, биек көртләр өелмәде. Бер тапкыр гына дулаган буранның тәэсире әллә ни сизелмәде. Кыш уртасында һаваның җылынып алуы да карның бераз "утыруына", тыгызлануына китерде. Беркөн чаңгыда шуарга чыккач, басуларда кар катламының ярты метр тирәсе икәнен күреп кайттым. Минемчә, бу әйбәт күрсәткеч. 14 октябрь - Покров көнендә көнбатыштан искән җил дә карның күп буласын "хәбәр иткән" иде. Сынамышның дөреслеге расланды.
Элеккеге еллардагы кебек бик көчле ташулар юк инде. Моннан 15-20 ел элек тә әле җирдә дымның күп булганын, хәтта тау башындагы басуларда да язларын су тонып торганын хәтерлим, хәзер алай түгел. Дым саклаучы урманнарның кимүеннән дисәң, яшь урманнар утыртыла хәзер. Табигатьнең үзгәрүенә планетабызның глобаль җылынуы тәэсир итә. Быел җирдә туң юк, булса да - тапталган урыннарда гына. Шунлыктан кар эреп, туфракка сеңә бара. Күрәсездер, калкурак урыннар, тау битләре инде кардан әрчелә башлады, ә гөрләвекләр күренми. Урамда җыелып торган сулар да әз.

-Безне нинди җәй көтә?

-Июнь башы салкынчарак торыр, яңгырлар да явар. Сабантуйлар вакытында, гадәттә, көннәр шундый була бит. Аннары эсселәр, корылык китәр, дип фаразлыйм.

-Фәйзрахман, син авыл халкына оста бакчачы буларак та билгеле бит. Синең уйлавыңча, җиләк-җимеш агачлары уңыш белән куандырырмы?

-Үткән елда алмагачлар, слива, чия агачлары мул уңыш бирделәр, быел алар ял итәчәкләр. Җиләк-җимеш булыр, әмма күп түгел.

-Тагын да алгарак китеп, әйтик, киләсе кышның нинди булачагын әйтә аласыңмы?

-Минем исәбем буенча, ул безне ярыйсы ук туңдырырга мөмкин. Нидән чыгып әйтәмме? 1979 елны каршыларга җыенганда бер атна буе котып салкыннары торды, температура 52 градуска кадәр җитте. Мин ул чагында Түбән Кама шәһәрендә яши идем, Яңа ел чыршысы янына беркемнең чыкмаганы истә. 36 еллык цикл кабатланган очракта киләсе кышта шундый ук зәмһәрир суыклар булуы ихтимал. Анысын, әлбәттә, вакыт күрсәтер.

фото: http://morebirds.ru/ptic-veselyx-penie-i-carapaet-ix-pesnya-i-dusha-prositsya-v-polet-chto-est-v-penii-zhurchashhem-i-o-chem-vesna-poet.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk