Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

91 яшенә - олы бүләк

Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү турында Федераль Закон көченә кергәннән соң, районыбызда 432 ветеранга фатир бирелде, яшәү шартлары яхшыртылды. Тиздән поселокның Гафиятуллин урамында ветераннар өчен 18 фатирлы йорт куллануга тапшырылачак. Югары Өскебаш авылында төзелеп килүче шәхси йорт та инде яңа хуҗасын кабул итәргә...

Өйнең булачак хуҗабикәсе Наһар апа Әхмәтова 22 майда 91 яшен билгеләп үтәргә җыена. Шул буын кешеләренә хас булганча, аңа да тормышта бик күп авырлыклар күрергә туры килгән, ачлыгын-ялангачлыгын, тол хатын язмышын, бала югалту ачысын да үз башыннан кичергән.
-Ирем Имаметдин сугышка кадәр Аман Оштырма авылында балалар укытты. Фронтка "писарь" итеп алдылар да, мылтык тоттырдылар, дип сөйли иде. Сугыштан авыр яралар белән кайтты, шулардан рәтләнә алмыйча, 38 яшендә үк вафат булды. Мин 32 яшемдә 4 бала белән тол калдым. Олы улыма 10 яшь, кечесе 8 айлык иде ул вакытта. Аларны аякка бастыру өчен ат урынына җигелеп эшләргә туры килде. 12 ел орлык агулауда катнаштым, таза тормышлы кешеләр бу хезмәткә якын да килмиләр иде, ә миңа алай эш сайларга мөмкинлек булмады. Бер телем икмәккә тиенү өчен иң авыр, пычрак эшләргә дә алына идем, - дип үткәннәрне искә алды Наһар апа.
47 ел элек үз тырышлыгы белән салынган өе инде нык искергән. Ике ел элек су үткәрелсә дә, газ кермәгән. Утын хәзерләү элек тә тол хатынның иң үзәгенә үткән мәшәкать булган, хәзер дә ялгыз яшәүче әбигә салкын кышларда көненә ике тапкыр мичкә ягу рәхәт эшләрдән түгел. Иске өйдә җылысы да тормый бит әле аның. Шуңа күрә бөтен уңайлыклары - газы, суы, канализациясе, ванна, туалеты үзендә булган йорт төзелүгә сөенеп бетә алмый, ил, республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә көн дә рәхмәт укый.
Әлеге җаваплы эш районда күп төзелешләргә үз өлешен керткән шәхси эшмәкәр Илсур Шәриповка йөкләнгән.
-Санаулы көннәр эчендә никадәр эш башкардылар. Бик тырышалар. Төзүчеләрнең иң осталары, булдыклылары җыелган монда, җитәкчеләре дә гади, сөйләшергә, киңәш-табыш итәргә бик җайлы кеше, - ди Наһар әби.
Илсур Җәмил улын без дә буш сүз сөйләми, биргән вәгъдәсендә тора, бүгенге эшне иртәгә калдырмый торган җаваплы, тынгысыз эшмәкәр буларак беләбез. Шуңа Наһар әби эш башкаручыдан уңган дип әйтергә тулы нигез бар. Әнә бит, апрель башында көннәрнең салкын, аннан явымлы торуы нәтиҗәсендә, әле ай уртасында гына эшкә керешсәләр дә, инде йорт түбә астына кергән, тәрәзә-ишекләр куелган, түшәм-идәннәр җәелгән, ут кертелгән, су, канализация үткәрелгән. Владимир Давыдов җитәкчелегендәге бригада егетләренең булсынга дип, бар осталыкларын, күңел җылысын биреп эшләгәнлекләре сизелә: курчак өе кебек пөхтә, матур, яшел калай түбәле өй әллә каян балкып, көлеп тора.
-9 майга йорт тулысынча әзер булачак. Мин төзүчеләребезгә бик рәхмәтле, явымлы көннәрдә дә эш тукталып тормады. Сугыш чоры авырлыкларын үз башыннан кичергән, гомерен тырыш хезмәт белән үткәргән әбинең торак шартларын яхшыртуга үз өлешебезне кертә алуыбызга мин бик шат, - ди Илсур Җәмил улы.
"Гомерем соңында миңа да рәхәттә яшәргә язган икән", - дип сөенә Наһар апа. Бу шатлыгы дәвамлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk