Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

10 ноябрь - Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Бүген Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Аны Россиянең төрле төбәкләрендә күп еллар милиция көне буларак каршылап килделәр. 2011 елда полиция турындагы закон кабул ителгәч бәйрәмнең исеме алмашына. Әлеге чара шулай ук БДБ илләрендә, Мисыр, Сингапур, Финляндия, Таиланд, Кубада да...

Бүген Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Аны Россиянең төрле төбәкләрендә күп еллар милиция көне буларак каршылап килделәр. 2011 елда полиция турындагы закон кабул ителгәч бәйрәмнең исеме алмашына. Әлеге чара шулай ук БДБ илләрендә, Мисыр, Сингапур, Финляндия, Таиланд, Кубада да билгеләнеп уза.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге агымдагы елның 10 аена булган күрсәткечләр буенча үз категория районнары арасында беренче урында бара. Хокук сагында торучыларның барысын да чын күңелдән котлыйбыз, хезмәтләрендә һәм тормышларында уңышлар, саулык-сәламәтлек, иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk