Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар бердәм булып "Яшел дулкын" акциясенә кушыла

Көз. Табигать үзгәреш кичерә, әкрен генә кызгылт-сары яфраклар җиргә коела. Җәй дәвамында хәтфә булып утырган агачлар сирәгәеп калалар. Күңел белән бу бушлыкны тутырасы, табигать Анабызга ярдәм итәсе килә. Газетабызның үткән санында редакциянең Кукмара поселогында яшәүчеләр өчен "Яшел дулкын" акциясе игълан итүе турында язган идек. Газета укучыларыбыз элеге акциягә кушылалармы, гомумән,...

Сергей ГАВРИЛОВ, Фәрит Яруллин урамы:
-Агачлар утырту, табигатькә игътибар булу уңай күренеш, әлбәттә. Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы турында да еш ишетергә туры килә . Шәхси йортта яшәгәч, хуҗалыгыбыз чәчәкләргә күмелеп утыра. Тирә-ягыбыз матур булса, үзебезгә күңелле бит. Әле менә быел гына улыма йорт төзеп чыктык, шунда ук агачлар да утыртып кайттык. Балалар, оныклар белән әлеге акциядән дә читтә калмабыз, дип уйлыйм.
Динара ФАСХИЕВА, Манзарас:
-Безнең йорт тирәсендә җиләк-җимеш агачлары күп, бакча башында да каеннар, тупыллар шаулап утыра. Мин үзем декрет ялында - яшь әни, балам әле бәләкәй. Бу юлы акциядә катнаша алмасак та, киләчәктә читтә калмабыз, табигатьне яшелләндерүгә үз өлешебезне кертербез.
Асия ГАТАУЛЛИНА, Нур Баян урамы:
-Үзебез күпфатирлы йортта яшәсәк тә, улым гаиләсе белән Мирсәй Әмир урамында шәхси йортта гомер кичерә. Әле менә беркөнне генә, җыелышып, аларның өй каршысына ике артыш, дүрт юкә утырттык. Агач утырту - саваплы һәм файдалы гамәл. Үсентеләр, Алла боерса, тернәкләнеп китсәләр, күңелләргә шифа биреп, һавабызны чистартып, өй каршын ямьләндереп торырлар. "Яшел дулкын" акциясендә дә катнашырбыз, оныкларга да күңелле булыр, үрнәк тә алырлар. Киләчәгебез шушы сабыйлар кулында, ә аларны табигатебезне сакларга, карарга без өйрәтергә тиеш.
Дания МИНЕМУЛЛИНА, Степан Разин урамы:
-Без вокзал тирәсендә үз йортыбыз белән яшибез. Ян бакчабызда җиләк-җимеш агачлары үсә. Киселгән агач урынына яңасын утыртырга кирәк, дигән гыйбарә яши. Шуңа күрә корыган яки картайганнарын гел яңартып торабыз. Ә артыгын утыртырга мөмкинлегебез юк, бакчабыз кечкенә. Бакча башы исә күршеләрнең хуҗалыгы белән янәшә. Ә гомумән алганда, кешеләрне шундый акцияләргә тарту яхшы һәм кирәкле эш, дип уйлыйм.
Зилә, Гагарин урамы:
-Без Зур Сәрдектә укыганда тау башларына агачлар утыртырга, посадкалар чистартырга йөри идек Үзе бер күңелле бит, ул вакытта әле бәлки никадәр кирәкле эш башкарганыбызны аңлап та җиткермәгәнбездер. Әмма хәзер авылга кайткан саен әлеге матурлыкны күреп сокланам һәм күңелемнән горурлык хисләре кичерәм - бу гүзәллекне тудыруга минем дә өлешем кергән. Бүгенге көндә дә хуҗалыгыбызда төрле-төрле җиләк-җимеш агачлары, ә бакча башында исә усаклар үсә. Алмагач, чия, карлыганнарны тәрбияләп, яңартып торабыз. Гаиләм белән акциядән читтә калмабыз, дип уйлыйм. Бакча башына берничә төп агач үсентесе утыртырга уйлыйбыз. Табигатебезне саклауда беребез дә битараф булмыйк.
Редакциядән: үсентеләрне кайдан алырга, дип шалтыратучылар да булды. Әлбәттә, моны поселок күләмендә оешкан төстә хәл итү кыен. Миләш, артыш, юкә үсентеләре исә посадкаларда, урманнарда күп.
Агачлар утырту вакытында төшкән фотоларыгызны hezmat_dani@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Алар kukmor-rt.ru сайтында да урнаштырылачак.
Ризилә КОРБАНОВА
Фото www.zastavki.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X