Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан хөкүмәте стипендиясен алып укучы Зур Кукмара авылы кызының хыяллары зурдан

25 гыйнвар - Студентлар көне Зур Кукмара авылы кызы, бүгенге көндә Казан финанс-икътисад университетының V курсында белем алучы Алинә Мөбарәкшинаның зачет кенәгәсен гел "5"леләр генә бизи. Бик яхшы билгеләренә генә укыганы өчен ай саен югары стипендия алуы өстенә, ул уку нәтиҗәләре буенча өстәмә рәвештә билгеләнә торган Татарстан хөкүмәте стипендиясен дә...

25 гыйнвар - Студентлар көне

Зур Кукмара авылы кызы, бүгенге көндә Казан финанс-икътисад университетының V курсында белем алучы Алинә Мөбарәкшинаның зачет кенәгәсен гел "5"леләр генә бизи. Бик яхшы билгеләренә генә укыганы өчен ай саен югары стипендия алуы өстенә, ул уку нәтиҗәләре буенча өстәмә рәвештә билгеләнә торган Татарстан хөкүмәте стипендиясен дә ала. 4 курста Алинәгә ярты ел саен 24 мең сум, ә соңгы айларда 30ар мең сум күләмендә премия бирелгән.

Кечкенәдән үк укырга, язарга, саннар белән "эш итәргә" ярата Алинә. Дус кызлары урамда уйнап йөргәндә, инде 4-5 яшьлек чагында ук китап укып, әтисе Илдус язып биргән ике урынлы санга ике урынлы санны кушу, алу буенча мәсьәләләрне чишә ул. Балалар бакчасында исә тәрбиячеләр аның кулына яшьтәшләренә уку өчен китап бирәләр. Төгәл фәннәргә сәләт әтисе Илдустан күчкән, дип уйлый Алинә. Тормышын икътисад белән бәйләве дә очраклы гына түгелдер, өч дистә елдан артык баш хисапчы булып эшләүче әнисе Зөбәйдә ханым да кызына этәргеч биргәндер.

-Башлангыч сыйныфларны мин хәзерге күппрофильле лицейда укыдым. Төпле башлангыч белем биргән сыйныф җитәкчем Әлфия Кобловага олы рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә, - ди студент кыз. - Ничә еллар үтсә дә, беренче укытучым онытылмый, һәрвакыт күңелем түрендә тора. Хәтта төшләремдә дә күрәм мин аны. Миндә булган уңай сыйфатларның күбесе аның хезмәт нәтиҗәседер дип уйлыйм. Гаиләбез Зур Кукмара авылына күченү сәбәпле, укуымны әлеге авыл мәктәбендә дәвам иттем. Сыйныф җитәкчебез Илназ Гайнетдинов уку еллары күңелле, эчтәлекле, мавыктыргыч, онытылмас булсын өчен бар көчен, сәләтен, белемен бирде. Безнең өчен үрнәк, терәк, киңәшче иде ул.

Алинә үзен бәхетле саный, чөнки балачак хыялы тормышка аша - икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Бик яхшы билгеләренә генә белем алуы белән берлектә студент кыз республика оешма-предприятиеләрендә икътисадый һәм финанс анализ ясый торган проектларда, Татарстан, Россия күләмендә үтә торган бәйгеләрдә уңышлы катнаша. Җыелма баскетбол команда составында төрле ярышларда университет данын якларга да өлгерә ул. Илһам килгәндә, кулына каләм алып, татар һәм рус телләрендә студент кыз Алинә халәтенә бик тә килешеп торган хис кичерешләр тулы шигырьләр дә иҗат итә. КФУда белем алучы студент-икътисадчылар рейтингында беренче урында бара. "Уңышларымның төп сәбәпчеләре - бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүче әти-әнием, һәрвакыт таяныч, ышанычым булган абыем", - ди Алинә.

Кызның киләчәккә булган хыяллары да матур.

-Диплом алганнан соң үземне кирәкле итеп тоеп, бу өлкәдәге эшчәнлекне тулысынча белә торган тәҗрибәле икътисадчы-аналитик итеп күрергә, үземне шәхес буларак формалаштырырга телим, - ди ул.

Тормышка ныклы адым ясаганнан соң, Алинә сәләтле сабыйлар өчен "Вольдорф системасы" буенча элиталы балалар бакчасы ачарга, хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә уйлый. Ә шушы көннәрдә якташыбыз Мәскәүгә барырга әзерләнә - корпоратив финанс буенча Халыкара чемпионатның финал өлешенә чакырылган ул. Бар яктан да булган Алинәгә бәлки анда да уңыш елмаер әле?!

Шигъри тамчы

Авырсынма

Язмыш сере әле ачылмаган,

Бәхет белән кайгы янәшә.

Авырсынма, түземлекне җыеп,

"Мин бәхетле" диеп, син яшә.

Авырсынма, язмыш канатлары

Каерылса очып барганда,

Кайгыларны бергә була үтеп,

Ата-анаң исән булганда.

Авырсынма, язлар килми калса,

Көзләр белән тулса күңелең,

Сагышлардан күңел сызлаулары,

Син бел, бары озакка түгелен.

Авырсынма, якын дустың әгәр

Серләреңне чишсә читләргә.

Андый дусны сагынып, күз яшьләре

Түгү кирәк сиңа ниләргә?!

Авырсынма, сөйгән ярың беркөн

Китеп барса башка ярларга,

Димәк, әле вакыт яралмаган

Сөю хисе белән янарга!

Аяз күкне болыт каплап алып,

Бөтен дөнья каршы торганда,

Авырсынма, сиңа тугры калган,

Дус-ишләрең терәк булганда.

Авырсынма, җиңеллекне бирми,

Язмыш сине кабат кыйнаса,

Чын кешенең бөтен сыйфатлары

Авырлыклар аша сынала.

Авырсынма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X