Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз юлларын төзекләндерү өчен быел 35 миллион сум акча тотылган

"Оныта алмыйм, онытмыйм авылым урамнарын", - дип сәхнәдән җырлаганнарын ишеткәч, "онытырлык түгел шул ерып чыккысыз сазлыкларны", - дигән уй йөгереп уза. Туфрактан гына торган авыл урамнары, явым-төшем вакытында берәр авыр трактор яки автомашина узып китсә, бала-чага, карт-коры атлап үтмәслек тәгәрмәч эзе барлыкка килеп, үзәккә үтә бит. "Авыл урамына кереп булмый",...

"Оныта алмыйм, онытмыйм авылым урамнарын", - дип сәхнәдән җырлаганнарын ишеткәч, "онытырлык түгел шул ерып чыккысыз сазлыкларны", - дигән уй йөгереп уза. Туфрактан гына торган авыл урамнары, явым-төшем вакытында берәр авыр трактор яки автомашина узып китсә, бала-чага, карт-коры атлап үтмәслек тәгәрмәч эзе барлыкка килеп, үзәккә үтә бит. "Авыл урамына кереп булмый", - дип "Жигули"ны "Нива"га алыштырган чак та булды. Тормыштан алынган шундый мәзәк тә йөрде заманында: "Юлсыз җирдән йөрүче машиналар конкурсында безнең мөхтәрәм "УАЗ"игыбыз җиңеп чыккан, имеш. "Тойота" фирмасы вәкиле әйткән, ди, шунда:
-Юньле юл салмас өчен нинди генә машина ясамый бу илдә.
Юлларның барысы да мактанырлык түгел начар, бәхәссез. Әмма "Татавтодор"ның Кукмара филиалы җитәкчесе Илшат Вильданов белән районда быел төзелә торган юлларны күзәтеп йөргәндә ирексездән Кукмарабыз белән горурланасың. Кукмара бистәсен әйтмим, ә менә район юллары әйбәтләп каралып та тора, яңа юллар да салына. Иң куандырганы - авыл җирлекләренең үзәкләренә генә түгел, кече авылларда да асфальт түшәлгән зиннәтле юллар салына башлады.
Югары Өскебашка 600 метрлы керү юлы төзелеп бетте. Ферма янындагы ерып чыккысыз сазлык урынында, 13,6 миллион сумга төшереп, асфальт юл түшәлгән. Битләнгер авылында юл эшләре хәзергә гөрләп бара: сентябрьгә 21 миллион 256 мең сумга төшкән 1 километр 54 метрлы юл төзүне тәмамларга исәплиләр. Биредә ул авыл буенча башлангыч мәктәп янына кадәр киләчәк. Рәхәтләнер инде балалар!
Яңакаенсарлылар, юлсызлыктан зарланып, Татарстан телевидениесендә дә "ялтырап" алганнар иде. Поч.Сутер авыл җирлеге башлыгы Валерий Илларионовның ул вакытта ук: "Юл төзү планга кертелгән",- дип әйтүе раска килде: 28 миллион 82 мең сумга төшкән 1,6 чакрымлы юл, авылны аркылыга чыгып, бу төбәккә нур өстәп тора. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, Поч. Сутерда мәчет калкып чыкты, авыл клубы өлгереп килә, киләсе елга мәктәпне ремонтлау көтелә...
Үрәсбашка Питрау бәйрәменә килгәндә дә юл начарлыгыннан күңел кителә иде. Хәзер үрәсбашлылар авылларына горур атлап керәләрдер, шәт. Юл төзегәндә туры килгән газ торбалары, телефон юллары да юлчылар исәбенә тиешенчә үзгәртеп корылган. Юл кырыйларын төзеп, юл билгеләрен дә куйсалар, 38 миллион сумлык эш башкарылып бетәчәк.
Мамадыш-Кукмара юнәлешендәге кукмаралылар су коенырга йөри торган Иске Оча авылында яңгыр яуса, яз-көз юклы-барлы автомашина белән керерлек түгел иде.
1,2 чакрымлы юлга асфальт түшәлеп беткәч, "лимузин" белән дә керерлек хәзер. Биредәге төзелеш эшләре 32 миллион сумга якын булыр дип көтелә.
-Без дә мондый көнне күрербез икән, - ди искеочалылар.
Санап кителгән эш мәйданнарында, көнне-төнгә ялгап, мастерлар Фәннүр Галиәхмәтов, Илнур Гариповлар җитәкләгән төзүчеләр удар темплар белән, сыйфатлы итеп эшләделәр.
Мастер Ленар Газизов төзүчеләре Лельвиж - Югары Чура авылы юнәлешендә икенче ел күләмле эш алып баралар. Узган ел 15 миллион сумлык юл төзү эшләре башкарылган булса, быелгы эшләренең күләме 46,8 миллион сумга җитә.
Бу күләмле эшләрне башкарып чыгу өчен база прорабы Айрат Гыйләҗев, энергетик Владимир Изулановлар зур тырышлык куйганнар. Эшнең сыйфатын даими күзәтчелек астында тотучы лаборатория җитәкчесе Айнур Мостафин да үз эшенә җаваплы карый. Юлчыларның базасы да заманча төс алган. Офис үзгәртеп корылып, эшчеләр өчен душ булдырылган. Йөзмеңләгән тонна таш, төзелеш материаллары кабул итеп, эшкә кертә торган база яшеллеккә, чәчәкләргә күмелеп, балкып утыра.

Азат САБИТОВ

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара төзелеш юл

erid: 2VtzqxWHLUk