Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дүрт капчык бәрәңге Манзараста яшәүче Әхәт абый Рәхмәтуллинга чыкты (+ФОТО)

Дүрт капчык бәрәңге дә иясен тапты. Манзарасның Тау асты урамы, 4 йортта яшәүче Әхәт абый Рәхмәтуллинга насыйп булды ул. Быелның икенче яртыеллыгы өчен газетабызга язылучылар арасында дүрт капчык яхшы сортлы орлык бәрәңгесе уйнатачакбыз, дип акция игълан иткәч, анда катнашырга теләүчеләр саны биш йөз кешедән артып китте. "Вахитнең бәрәңгесе шәп аның,...

Дүрт капчык бәрәңге дә иясен тапты. Манзарасның Тау асты урамы, 4 йортта яшәүче Әхәт абый Рәхмәтуллинга насыйп булды ул.

Быелның икенче яртыеллыгы өчен газетабызга язылучылар арасында дүрт капчык яхшы сортлы орлык бәрәңгесе уйнатачакбыз, дип акция игълан иткәч, анда катнашырга теләүчеләр саны биш йөз кешедән артып китте. "Вахитнең бәрәңгесе шәп аның, безгә бәрәңге кирәк, катнашып карыйк әле, отып булмасмы?!" дигән фикерләрне бу көннәрдә күп ишеттек.

Акциянең исемен, рифмага туры китереп, "Дүрт капчыктан - ун капчык" дип атасак та, билгеле, дүрт капчыктан ун капчык кына уңыш чыкмый. Сорты да нинди бит әле! Иртә өлгерешле, күп уңыш бирүчән "Гала" сорты. Ашарга тәмле, ярмалы бәрәңге.

Әлеге акциянең иганәчесе - Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов отыш иясен ачыкларга, ялда булу сәбәпле, килә алмады. Аның энесе, Лельвиж авыл җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов безнең чакыруыбызны бик теләп кабул итте. Редакциябездә барлыгы 502 квитанция теркәлеп, Рәис Факил улы җиңел кулы белән исемлектән 149нчы номерны тартып алды. Ә әлеге номер белән Әхәт абый Рәхмәтуллинның исеме тора иде.

Телефон аша шалтыратып сөенче алдык та, 75 яше белән барган Әхәт абыйларга бәрәңгене өйләренә үк китереп бирергә булдык. Ай-һай кеше йөри алмаслык җирдә яшиләр икән. "Кышкы бураннарда ничек бу таулардан менәсез, төшәсез? "- дип тә кызыксындык әле. "Трактор юлларны ачып тора үзе, интекмибез", - диде йорт хуҗасы.

Өч кыз үстереп, аларны Кукмараның төрле урамнарына "очырган" Минзәфирә апа белән Әхәт абый икесе генә яшиләр икән. Минзәфирә апа тегү фабрикасының элеккеге балалар бакчасында пешекче булып эшләп, ялга чыкса, Әхәт абый 34 ел тимер юлның товар конторасында эшләгән. Намуслы хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән, "Хезмәт ветераны" исемен алган.

-Бүген төшемдә еладым да еладым, шушы сөенечкә булган икән. Бер дә бүләк отканыбыз юк иде, - диде саубуллашканда Әхәт абый. - 8 сутый бакчабыз бар, исән-сау утыртып, уңыш алырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk