Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

И.Халиков: һәр тармакта тырышлык, булганлык рухы сизелә

Узган атнада районыбыз зур кунаклар кабул итте: Кукмара муниципаль районы Советының 24нче сессиясе эшендә ТР Премьер-министры И.Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.Ратникова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов, мәдәният министры А.Сибагатуллин, республика инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе Р.Нуруллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

-Узган ел да районыгызда еллык эшкә йомгак ясаганда булып киткән идем. Бер ел эчендә күп эшләр башкарылган, яңа объектлар сафка баскан, - диде Илдар Шәфкать улы, шушы вакыт дәвамында булган үзгәрешләрне искәртеп.
Әйе, узган ел ирешелгәннәр аз түгел: төрле тармакларда барлыгы 6 миллиард сумнан күбрәк күләмдә товар җитештерелде, дәүләт программалары нигезендә торак йортлар, яңа юллар, фельдшер-акушерлык пунктлары, Урта Комар авылында клуб, гаилә фермалары сафка басты, мәктәпләрдә, күпкатлы йортларда, район үзәк дәваханәсендә һәм башка объектларда төзекләндерү эшләре башкарылды. Кунаклар "Восток" ширкәтенең Түбән Шәмәрдән терлекчелек комплексында төзелгән заманча мега-фермага да зур бәя бирделәр. Аның 400 малга исәпләнгән өлешендә инде терлекләр асрала, шундый ук икенче торакны 2014 елда төзү планлаштырыла. Барлыгы 100 миллион сумга төшәчәк әлеге мега-ферма үзен 8 ел эчендә аклар дип көтелә. Савым залындагы тәртипне күреп, Премьер-министр: "Балалар бакчасындагы кебек чисталык икән монда", - дип әйтеп куйды. Ә инде ферманың продукция җитештерүдәге мөмкинлекләрен исәпләп карагач: "Күрше "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыкларга востоклылар хәзер чын мәгънәсендә конкурент булып тора", - дип нәтиҗә ясадылар.
Ә эштә дә, яшәү рәвеше буенча да күпләргә үрнәк булган вахитлеләрнең үз шатлыгы: "сакаллы" төзелешләр рәтендә йөргән авыл мәдәният йорты, ниһаять, куллануга тапшырылды. Аны сафка бастыруда районның да күп көче керде.
-Бу көнне барыбыз да көтеп алдык, ул Вахит авылы халкы өчен генә түгел, район өчен дә истәлекле вакыйга. Хуҗалык районда гына түгел, республика күләмендә иң алдынгылардан санала. Мондый күркәм мәдәният йортына алар бик лаек. Биредә иркен спортзал, медпункт, җирле үзидарә башкарма комитеты, китапханә, полициянең участок инспекторы бүлмәсе дә урнашкан. Бина буш тормасын, халыкка игелекле хезмәт күрсәтсен иде, - дигән теләген җиткерде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
-Бу мәһабәт бинаны һич тә авыл клубы димәссең. 100 миллион сумга төшкән мондый мәдәният йортлары күбрәк район үзәкләрендә, шәһәрләрдә төзелә, - дип, Премьер-министр да үзенең соклануын белдерде һәм төзүчеләрнең берничәсенә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Әлеге җирлектә оештырылган бию коллективларының чыгышы теләсә кемне сокландырырлык. Аларда 80нән артык бала шөгыльләнә икән. Һәркайсына хуҗалык ярдәме белән костюмнар тегелгән.
Премьер-министр сессиядә ясаган чыгышын юкка гына республикадагы һәм райондагы демографик хәлгә нәтиҗә ясаудан башламагандыр. Чөнки урыннарда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, торак, эш белән тәэмин итү буенча тиешле чара күрелгәндә, яшь буынга уку, сәламәтлеген ныгыту, талантын үстерү өчен мөмкинлекләр булганда гына сабыйлар туу арта. Кукмарада узган ел 849 бала дөньяга килгән, бу 2011 ел белән чагыштырганда 100гә күбрәк. Районыбызның бу юнәлештәге күрсәткеченә генә түгел, башка тармаклардагы эшчәнлегенә дә югары бәя бирелде.
-Кукмаралылар хезмәт сөючәнлекләре, һөнәрле булулары белән дан тоталар. Халыкның яшәү рәвешенә, мондагы үзенчәлекле матур өйләргә килгән саен сокланып китәм. Биредә һәр тармакта тырышлык, булганлык рухы сизелеп тора, аны дөрес кулланганда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, эшмәкәрлекне үстерүдә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешүегезгә ышанам, - диде Илдар Шәфкать улы үзенең чыгышында. Ул шулай ук XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада стадионы төзелешенә саллы ярдәм күрсәткәннәре өчен дә кукмаралыларга рәхмәтен белдерде.
Сессиядә район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин узган елгы социаль-игътисадый үсешкә йомгак ясады, алда торган бурычлар, хәл ителәсе проблемаларга тукталды. Шулай ук җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Минефәрт Фәттаховка, Нырты авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Галина Егоровага "ТР җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәте өчен" медальләре, мактаулы исемнәргә лаек булган район үзәк теш поликлиникасы мөдире Равил Габдрахмановка, "Россия Саклык банкы"ның Саба бүлеге өстәмә офисының юридик затларга кредит бирү секторы начальнигы Рәзилә Төхбәтуллинага, Кукмара аграр көллияте укытучысы Ринат Шакировка дәүләт бүләкләре, Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизовка, "Промкомбинат" ширкәте директоры Расих Шакировка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X