Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлда тәртип бозган кукмаралылар гәҗиткә исемнәре чыгудан курка

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Руслан Саммиков, участок вәкаләтлесе Фәнис Әскәров, полициядә стажерлык узучы Зөлфәт Мөхәмәтҗановлар белән берлектә оештырылган чираттагы рейд вакытында әлеге сүзләрне шактый күп ишетергә туры килде. Транспорт руле артына утырган берсеннән-берсе япь-яшь студент егетләр, юл йөрү кагыйдәләрен бозсалар да, исем-фамилияләре матбугатта басылудан, дөресрәге, әти-әниләре бу...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Руслан Саммиков, участок вәкаләтлесе Фәнис Әскәров, полициядә стажерлык узучы Зөлфәт Мөхәмәтҗановлар белән берлектә оештырылган чираттагы рейд вакытында әлеге сүзләрне шактый күп ишетергә туры килде. Транспорт руле артына утырган берсеннән-берсе япь-яшь студент егетләр, юл йөрү кагыйдәләрен бозсалар да, исем-фамилияләре матбугатта басылудан, дөресрәге, әти-әниләре бу хакта белүдән куркалар тагын...

Полиция бүлегендә тиешле күрсәтмәләр алып, патруль машинасы белән юлга кузгалганда кичке сәгать җиделәр иде инде. Дүртәүләшеп Туеш микрорайонындагы "Намус" кибете янында поселок үзәгенә таба агылучы машиналар ташкынын күзәтәбез. Кич белән кая ашыгалар икән болай бердәм булып, дисәк, күбесенең район Мәдәният йортында узачак концертка барышы икән. Рухи азык алу бик тә кирәкле гамәл булса да, закон таләпләренә каршы бару һич кенә дә бизәми бит, җәмәгать. Тиешле тизлекне сакламаучылар, яктырткыч фаралары төзек булмаганнар, руль артында кәрәзле телефоннан сөйләшеп баручылар һәм иминлек каешы эләктермәгәннәр хакында әйтүем.

-Тамаша башлана бит инде, соңга калабыз, зинһар өчен, штраф язмагыз, - диючеләр бик күп иде ул көнне.

Көчле тизлек белән барганда юлның икенче ягыннан берәр кеше йөгереп чыкса, я булмаса руль белән идарә итүеңне югалтсаң, гомерлек үкенеч аласыларын яшьләр генә түгел, хәтта автомобиль йөртүдә шактый зур тәҗрибәсе булган шоферлар да аңлап бетерми. Үз гаебеңне таныйсы урынга, инспекторларга төрле сүзләр әйтеп кенә хәлне уңай якка үзгәртеп буламы инде?! Юк, билгеле. Административ хокук бозулар Кодексына торак пунктларда һәркем автомобильдә сәгатенә 60 чакрым тизлек белән генә йөрергә тиеш, дигән маддә дә юктан гына кертелмәгән бит...

Кызу канлы, үзләрен дөньяның патшасы дип күзаллаучы кайбер шоферлар белән очрашканнан соң, кәефләр тәмам кырылды. Инспекторлар:

-Игътибарга алма, андыйлар белән дөнья тулган хәзер, - дисәләр дә, күңелгә шактый авыр булды. Үзем кагыйдә бозган мени?! Ярый әле, инсафлы, тәмле телле абзыйлар очрады...

-Журналистлар белән берлектә рейдлар оештыру бик кирәк. Юлдагы вәзгыятьне үз күзләрең белән күрү бөтенләй икенче бит ул. Руль артына утыручыларның күбесенә, чыннан да, аралашу культурасы җитми. Бер-береңне хөрмәт итү акрынлап юкка чыга бара. Мин үзем инде 30 ел руль артында. Юлда төрле хәлләр килеп чыга, шуның өчен бар ситуациягә дә әзер булырга кирәк, - ди Кукмарадан Шамил абый Гайфуллин. - ЮХИДИ инспекторларының туктатып документларны тикшергәннәре бар, әмма бер тапкыр да юл йөрү кагыйдәсен бозганым юк. Салган килеш рульгә бөтенләй утырмыйм.

Төньяктан искән салкын җил бит-кулларны өтеп-өтеп алса да, инспекторларга сер бирәсе килми. Стажер егет Зөлфәт Мөхәмәтҗанов әйтмешли, туңып торалар ди мени, урамда яз бит! 20гә якын шоферны организмдагы исерткеч эчемлек күләмен билгеләүче махсус прибор - "Алкотектор" ярдәмендә тикшергәннән соң, бистәбез урамнарын бер кат әйләндек тә, төнге сәгать уннар тирәсендә Чишмәбаш якларына юл алдык.

Авыл халкының шактые тәмле йокыга талган. Участок вәкаләтлесе Фәнис Әскәров клуб тирәсендә җыелып сөйләшеп торучы, урамда йөрүче яшьләр белән дә әңгәмә корып алды, сыра эчүче егетләргә беркетмәләр төзеде. Яңа төр законнар гамәлгә кергәннән соң, җәмәгать урыннарында, шул исәптән урамда да, исерткеч эчемлек кулланучыларга штраф хәзер 500 сумнан башлана. Бик ризалашасылары килмәсә дә, зарланыша-зарланыша, беркетмәгә үз имзаларын сырладылар алар.

Ә менә әтисенең "Нива"сы белән Каенлык авылына кызлар янына килгән Руслан исемле егет иминлек каешын эләктермәгән өчен штрафка тартылды.

-Казандагы авыл хуҗалыгы академиясенең беренче курсында белем алам. Түләүледә укыгач, стипендия дә алмыйм бит мин. 1000 сумны каян алып түләрмен инде, - дип борчылган егетне дә "Алкотектор" белән тикшердек. "Организмда алкоголь юк!" - дигән язу чыккач, и сөенде инде тагын үзе!

Ә менә Уразай егете машинасының тәрәзәсенә пәрдә корган булган.

-Инспекторларның инде ике ел туктатканнары юк иде. Бу юлы эләктем бит, - ди ул. - Мин ул пәрдәне кояштан саклану өчен 500 сумга алган идем, шуның өчен штраф түлим инде хәзер.

Егетебез пәрдәсен урында ук сүтеп алырга мәҗбүр булды.

Төнге сәгать уникеләргә кадәр тәртип сагында тордык ул көнне. Рейдка чыгуыбызның төп сәбәбе исерткеч эчемлек кулланып рульгә утыручыларны аулау булса да, бер исерек шофер да очрамады. Кукмарада ул яктан бар да тәртип, дип сөенеп кенә куйган идек, икенче көнгә үк ЮХИДИ инспекторлары исерек шоферга бәйле ике очракны рәсмиләштергән, аларның берсе хәтта транспорт һәлакәте дә ясаган. Район үзәк дәваханәсенә алып баргач, ВАЗ-21014 һәм ВАЗ-21015 машиналары шоферларының берсенең организмында - 1,30, ә икенчесенекендә 1,34 промиль алкоголь күләме ачыкланган.

Суд тарафыннан транспорт таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәр игътибарына!

Таныклыкны, суд карары чыгып, 10 көн вакыт узу белән, ЮХИДИгә алып барып тапшырырга кирәк. Юкса, вакыты тапшыру көненнән генә исәпләнелә башлый. Шулай ук җиңел автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәсең һәм синең тагын трактор таныклыгың да бар икән, анысын да алып килеп бирү сорала. Димәк, бер таныклык урынына берьюлы икене тапшырасы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk