Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җылылык кадере салкында беленә

Киләсе елда Кукмарадагы күпкатлы йорт фатирларына ике контурлы мичләр урнаштыру буенча эш төгәлләнергә тиеш. Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин: "Бу эшне башкарып бетермичә, җылылык бирү буенча проблемаларны тәртипкә салып булмый", - дип белдерде. Кукмарабызда бүгенге көндә ике һәм аннан да күбрәк катлы 139 йорт бар. Шуларда яшәүчеләрнең инде күпчелеге...

Киләсе елда Кукмарадагы күпкатлы йорт фатирларына ике контурлы мичләр урнаштыру буенча эш төгәлләнергә тиеш. Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин: "Бу эшне башкарып бетермичә, җылылык бирү буенча проблемаларны тәртипкә салып булмый", - дип белдерде.

Кукмарабызда бүгенге көндә ике һәм аннан да күбрәк катлы 139 йорт бар. Шуларда яшәүчеләрнең инде күпчелеге ике контурлы мичләрдән файдалана. Быел исә 22 күпкатлы йорттагы 765 фатир шәхси җылылык системасына күчте һәм поселоктагы йортларны ике контурлы мичләргә көйләү эшен Балтачтагы "Стройметиз" оешмасы башкарды.

Әйткәнемчә, калган күпкатлы 28 йортны (барлыгы 890 фатир) шәхси җылылык системасына күчереп бетерү эше район җитәкчелеге өчен киләсе елга зур бурыч булып тора. Әмма поселокта яшәүчеләр арасында әлеге мичләрдән файдаланырга теләмәүчеләр дә бар. Бердәм булып гаризалар язганда, килешүләргә кул куйганда, эшнең җайлы да, тиз дә барасына шик юк, әлбәттә. Әмма, бер фатирда яшәүче риза булып, аның күршесе "тәгәрмәчкә таяк тыкса", оештыру эшләрендә кыенлыклар туачагы бәхәссез.

-Кайберәүләр ни өчен ике контурлы мичләргә күчү барганын аңлап бетермиләр, шуңа күрә каршы киләләр, - ди Райнур Нотфуллин. - Әмма иртәме-соңмы, барлык күпкатлы йортларга да үзәк котельныйлардан җылы килү туктатылачак. Монда җитди сәбәпләр дә бар. Берсе - җылылык трассаларындагы торбалар бик нык тузган. Алар шул хәтле аяныч хәлдә ки, бер уйламаган вакытта тишелеп чыгарга мөмкиннәр. Ә 40 градус салкында торбалар тишелмәс дип кем гарантия бирә?! Икенчедән, теләгән вакытта өйгә җылы су килеп тора. Аннан соң, котельныйдан алган җылылык өчен тарифлар да артырга мөмкин. Озакламый газлаштыру фонды җитәкчелеге Кукмарага килеп, ике контурлы мичләр куелырга тиешле фатир хуҗалары белән сөйләшеп, оештыру буенча аңлату эшләре алып барачак. Дөрес, кукмаралылар бар яктан да хәбәрдар булып тора, бу эшләр берәү өчен дә яңалык түгел. Әмма, аңлашылмаучанлыклар да калмасын, эшнең сыйфаты да беренче планда булсын иде.

Хезмәттәшләрем арасында да күпкатлы йортларда яшәүчеләр бар. Аларның фатирларында ике контурлы мичләр урнаштырылган инде.

-Безгә ошый, кайчан кайтып керсәң дә, фатирыбыз җылы, рәхәт. Кирәк икән - газны арттырып куясың, өең эсселәнеп китсә - киметәсең. Җылы суга рәхәтләнәбез. Элек көзен җылылык сезоны кайчан башланыр икән, дип тилмереп көтә идек. Газ духовкасын яндырып фатирларны җылыткан чаклар күп булды инде", - диләр алар. "Безгә быел җәй көне генә әлеге мичне урнаштырдылар. Май аенда урамда 30 градус эсселек иде, җылылык өчен түләү кәгазе килде, нишлисең, түләдем инде. Ике контурлы мич урнаштырылган өчен ай саен берничә ел дәвамында түләргә туры килсә дә, зарланмыйм, - диде аларның берсе.

Кайвакытта фатир хуҗаларының: "Краннан пычрак су килсә, мич тыгыла, сүнә, эшләми башлый. Кайчакта мичнең үзенең дә ватылып куйган чаклары була", - дип борчылып сөйләшкәннәре колакка чалына. Газлаштыру фонды фатирларга куелган яңа системаның төзек эшләвенә берничә елга гарантия бирә, төзексезлекләр булса, үзе килеп ремонт ясый.

"Регионсервис" ширкәтенең мичләргә хезмәт күрсәтү буенча мастеры Фаяз Гатиннан: "Быел куелган мичләр буенча халыктан моң-зарлар ишетелмиме?" - дип кызыксындык.

-Алай зарланучы юк - диде ул. - Өлкәнрәкләр газ басымын көйли белмиләр, идарә пульты белән эшли алмыйлар. Бу очракта һәркемнең үтенечен игътибарга алып, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk