Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Яңа тормыш” агрофирмасының машина-трактор паркында кызу эш кайный

Кукуруз уңышын тулысынча җыеп, җир эшкәртү төгәлләнсә, ниһаять, бераз иркен сулыш алырга - быелгы кыр эшләренә нокта куярга мөмкин булачак. Әмма "кышкы йокыга" талыр чак түгел: бүгеннән киләсе игенчелек елына хәзерлек - язгы чәчүдә катнашачак техниканы ремонтлау башланды. "Яңа тормыш" агрофирмасында да тырмаларны төзекләндерүгә керешкәннәр. Чарлы бригадасының машина-трактор паркында Виктор...

Кукуруз уңышын тулысынча җыеп, җир эшкәртү төгәлләнсә, ниһаять, бераз иркен сулыш алырга - быелгы кыр эшләренә нокта куярга мөмкин булачак. Әмма "кышкы йокыга" талыр чак түгел: бүгеннән киләсе игенчелек елына хәзерлек - язгы чәчүдә катнашачак техниканы ремонтлау башланды.

"Яңа тормыш" агрофирмасында да тырмаларны төзекләндерүгә керешкәннәр. Чарлы бригадасының машина-трактор паркында Виктор Карлушин белән Илсур Миннехановлар, көне буе тимерче чүкечен кулларында уйнатып, тырма тешләрен турайталар. Виктор Карлушин - тракторчы, һәр елны тимер аты белән кыр эшләрендә катнаша, кышкы айларда исә тагылма машиналарны төзекләндерү белән мәшгуль. Илсур Миннеханов та ел әйләнәсе эштә: урып-җыю чорында ындыр табагы мөдире буларак хезмәт куя, эретеп ябыштыручы, тимерче һөнәрләре дә аның өчен чит түгел.

-35 ел күмәк хуҗалыкта эшлим, гомеремнең күп өлеше тимер-томыр арасында үтте, - ди ул.

Яңатормышлылар хәзер агрофирма буларак хуҗалык итә. Исем үзгәрсә дә, җисеме шул ук: элеккедән килгән ныклы тәртип, оешканлык, җаваплылык һәр эшне вакытында башкарырга мөмкинлек бирә. Чәчүме, урып-җыюмы, терлек азык хәзерләүме - берсендә дә бүгенгене иртәгә калдырырга гадәтләнмәгәннәр. Быелгы коры җәйдә дә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 17 центнер уңыш җыелган. Сабан культураларыннан 388 тонна орлык тупланган һәм җиренә җиткереп, саклауга куелган. Хәзер иң соңгы эшләрнең берсе - кукуруздан силос салу бара, аның һәр гектарыннан 300 центнер яшел масса җыела. Инде 5 мең тоннадан артык силос салынган, басуда тагын 4 мең тонна салырлык кукуруз бар әле. Узган елгыдан калган азыкны да кушып исәпләгәндә, 2-3 еллык запас булачак дигән сүз.

Башка агрофирмалардан аермалы буларак, "Яңа тормыш"та машина-трактор паркы күпкә яңартылмады. Кыр эшләренең күп өлеше "стажлы" тракторлар, комбайннар, тагылма машиналар белән башкарыла. Аларга хуҗаларча, сакчыл мөнәсәбәт булу нәтиҗәсе ул. Әнә, быел да кыр эшләреннән бушаган техниканы юып, чистартып, саклауга куйганнар. Чарлыда да, Татар Толлысы бригадасында да парк территориясендә тәртип, чисталык күзгә ташлана. Чүп үләннәре дә үсми биредә, аунап яткан тимер-томыр да юк. Татар Толлысында инде 6 чәчкеч һәм таккычны, 5 культиваторны ремонтланып, саклауга урнаштырганнар.

-Игенчелек тармагы машина-трактор паркында эшне оештыруга, аннан нәтиҗәле файдалануга бәйле. Бу агрофирмада шуңа зур игътибар бирәләр, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин күптән түгел биредә үткән семинар-киңәшмәдә. Агрофирманың баш инженеры Марсель Әлмиев, Татар Толлысы бригадасы инженеры Рафаэль Ибраһимовның хезмәтенә дә югары бәя бирде ул. Парктагы тәртип белгечләрнең вакланып эшләвенә, таләпчәнлек күрсәтүенә бәйле бит.

Ә терлекчелек тармагына нәкъ әнә шул "ваклык" җитми дә инде. Мул азык запасы туплап та, савымның түбән булуын тагын ничек аңлатырга мөмкин? Терлекчелек каралты-куралары да начар түгел. Реконструкция үткәрелгәннән соң, биредә заманча хезмәт шартлары тудырылды, ферма территориясенә бетон юллар түшәлде.

Тырышканда, терлекчелек тармагы зур табыш китерергә сәләтле. Без моны Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыгы мисалында да күрәбез. "Яңа тормыш" агрофирмасын да, элеккечә, алдынгылар рәтендә күрәсе килә.

Гөлгенә ШӘРИПОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk