Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа Комарда модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды (+фото)

Яңа Комар авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге шәхси предприятиесе төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, авыл халкы катнашты. -Районыбызда социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Бу җирлектә дә узган ел Ош.Юмья урта...

Яңа Комар авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге шәхси предприятиесе төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, авыл халкы катнашты.

-Районыбызда социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Бу җирлектә дә узган ел Ош.Юмья урта мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, мәктәпнең бер ягы медпункт итеп үзгтртелде, Филипповка авылына юл салынды, Иске Юмья белән Югары Юмья авыллары асфальт юл белән тоташтырылды. Бу медпункт та халыкка игелекле хезмәт күрсәтсен, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

Ике атна эчендә сафка бастырылган модульле медпунктта яңа җиһазлар урнаштырылган. Мондый башлангыч дәвалау учреждениеләре республика программасы кысаларында узган ел Кукмара поселогының Туеш бистәсендә, Мәчкәрә авылында, быел май аенда Түбән Өскебаш авылында төзелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk