Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде (+фото)

Кукмара поселогында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде. Авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр үзләре җитештергән экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатма, консервлар, сыйфатлы ит, бал һәм башка товарларны район халкына тәкъдим итте. Кышка запаслары кимегән мал асраучылар өчен печәне дә, ашлыгы да бар иде биредә. Туембаш...

Кукмара поселогында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде. Авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр үзләре җитештергән экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатма, консервлар, сыйфатлы ит, бал һәм башка товарларны район халкына тәкъдим итте. Кышка запаслары кимегән мал асраучылар өчен печәне дә, ашлыгы да бар иде биредә. Туембаш авыл җирлеге алып килгән якынлашып килүче ел символы - сарыклар ярминкәгә аерата бәйрәм төсе, Яңа ел бизәге өстәделәр. Авыл җирлекләре белән берлектә әзерләнгән Кыш бабайлар парады, концерт программасы һәркемгә ошагандыр. Ярминкә генә түгел, ә чын бәйрәм оештырылган иде. Район җитәкчесе Сергей Димитриев ярминкәгә килүчеләрне сәламләп, сату-алуның барышы белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk