Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вахит авылында ял паркына нигез салынды

Ачкычын Республика Президенты үз куллары белән тапшырган машинаны бер килеп күрсәтеп кит инде дип күпме әйттек Илгизәргә. Берничә атна үткәч, бик ялындырып кына килде. Әле анда да машина белән мактанырга түгел, ә сөенечен уртаклашырга дип керде ул яныбызга. -Вахит авылындагы яңа мәдәният йорты каршына агачлар утыртып ял паркы ясарга ниятлибез....

Ачкычын Республика Президенты үз куллары белән тапшырган машинаны бер килеп күрсәтеп кит инде дип күпме әйттек Илгизәргә. Берничә атна үткәч, бик ялындырып кына килде. Әле анда да машина белән мактанырга түгел, ә сөенечен уртаклашырга дип керде ул яныбызга.

-Вахит авылындагы яңа мәдәният йорты каршына агачлар утыртып ял паркы ясарга ниятлибез. Монда футбол, волейбол мәйданчыклары, ачык сәхнә, сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл дә куелачак, - дип сүзен башлады ул. - Октябрь аена кергәч, авыл халкына шушы турыда әйтеп хатлар тараттык. Билгеләнгән көнгә үзләре белән агач үсентеләре алып килүләрен дә үтендек. Рәхмәт авылдашларга, тырыштылар. Янилдәге аграр көллият, урта мәктәп укучылары да ярдәмгә килде. Барлыгы 300ләп алмагач, чия, миләш, балан, шомырт үсентеләре утырттык, инде тамыр җәеп, тернәкләнеп китсеннән генә.

Янил авыл җирлегендәге башка оешма-учреждение хезмәткәрләре дә бердәм кушылган өмәгә. Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, авыл имамы Зиннур Сәмигуллин, хуҗалык белгечләре дә читтә калмаган. Авылның өлкән кешесе Гарифҗан Гарифуллин да җилкәсенә салып юкә, балан, миләш, шомырт үсентеләре алып килгән. Бу көнне Кукмара базарында алмагач үсентеләре белән сату итүче дә махсус чакырылган. Дистәдән артык гаилә 250-300 сумлык үсентеләр сатып алып истәлеккә алмагачлар утыртканнар. Рәхилә һәм Ринат Кәримуллиннар, Миңниса һәм Рөстәм Гыйльмуллиннарның 18 төп ак һәм кызыл гөлҗимеш куаклары мәдәният йортының керү өлешен бизәп торачаклар.

...Илгизәр безгә өмә вакытында төшерелгән фоторәсемнәрне калдырды да, "Чиста шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән оешмага ашыкты. "Анда авыл җирлекләренә агач үсентеләре бирелә икән. Күп диләр, бер 300ләп төп нарат сорап карыйм әле", - диде ул саубуллашканда

Төзеклелеге, чисталыгы белән генә түгел, берничә елдан яшеллеккә күмелеп утыруы белән дә сокландырыр әле Вахит.

Янил һәм Түбән Өскебеш авыл җирлекләре башлыклары Илгизәр Корбанов, Нургаян Мөхәммәтҗановлар муниципаль берәмлекләр арасында узган республика бәйгесендә җиңүче дип табылганнар. Җирлекләргә Республика Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан "Нива" машиналары бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk