Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Урал" хуҗалыгы елны 330 миллион сум табыш белән төгәлләгән (+фото)

Олыяз авыл җирлегенең һәм "Урал" хуҗалыгының берләштерелгән хисап җыелышы үтте. Анда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм полиция, прокуратура, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау бүлекләре, пенсия фонды җитәкчеләре катнашты. Газинур Хәбибрахманов җитәкләгән "Урал" хуҗалыгы елны 330 миллион сум акча кереме белән төгәлләгән, шуның 90 миллион сумга якыны саф табыш. Хәзер "Урал"...

Олыяз авыл җирлегенең һәм "Урал" хуҗалыгының берләштерелгән хисап җыелышы үтте. Анда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм полиция, прокуратура, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау бүлекләре, пенсия фонды җитәкчеләре катнашты.

Газинур Хәбибрахманов җитәкләгән "Урал" хуҗалыгы елны 330 миллион сум акча кереме белән төгәлләгән, шуның 90 миллион сумга якыны саф табыш. Хәзер "Урал" һәм "Рассвет" хуҗалыклары икесе бергә дәүләткә көн саен 32 тонна сөт сата. Шәхси хуҗалыклар да мал асрау өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы белән тәэмин ителәләр. Узган ел җирлектә шәхси хуҗалыкларда 104 миллион сумлык ит-сөт җитештерелгән, бу бер хуҗалыкка 251 мең сум туры килә. Хуҗалыкта хезмәт хаклары вакытында түләнә, аның уртача айлык күләме 13 мең сумнан артып китә. Узган ел 32 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарылган, 28 миллион сумлык яңа техника алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk