Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучылар остазы

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләрдер. Еллар чәчләренә чал кертсә дә, маңгайларга буразналар сызса да, яшьлек егәрлеге кимесә дә, укытучы данын төшермичә, аң-белемнең кадерен, кирәклеген яклап яшәүче, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, мәгариф ветераны Максуд ага Заһри улының гомер бәйрәме - 80 яшьлек юбилее.

Тәмле сулы чишмәләре белән дан тоткан Мамадыш районының Көмеш күл авылында туып-үскән, белеме, тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торган егет Олыяз авылы мәктәбенә директор вазыйфаларын башкарырга җибәрелә. Шатлык-куанычлар, борчу-мәшәкатьләр белән гомере дә шушы җирдә, шушы туфракта үтә Максуд абыйның.
Мәктәп бай йортына урнашкан була. Матди базаның юклыгы үзен сиздерә. Сигезьеллык мәктәп булса да, балалар саны 560ка җитә. Һәрбер параллель сыйныфтагы укучылар төрлесе-төрле урынга - клуб, китапханә, колхоз бухгалтериясенә таратылганнар. Бай йорты ярым җимерек, әллә ничә терәү куелган, түшәм җимерелеп, балалар өстенә төшү куркынычы бар. Алга таба укучыларны мондый хәлдәге мәктәпкә кертеп булмаганлыгы, яңа бина кирәклеге көн кебек ачык була. Директор эшкә керешә. Бик күп көч, сабырлык, түземлек сорый торган мәшәкатьле, төн йокыларын качырган көннәр башлана.
-Кайберәүләр: "Нигә азапланырга, төзеп бирерләр әле", - диделәр. Мәктәпнең авария хәлендәге актын КПСС ҮК генераль секретаре Л.И.Брежневка җибәрдек, - ди ул. - Мәктәп өчен проект төзергә дип баргач, Казан проект бюросында подрядчының кемлеге, күпме акча бүленгәне турында документ сорадылар. Ә ул юк, билгеле. Бүлмәдә утырган 6-7 кешегә: "Без хәзер тәрәзә астына кадәр нигез салып, кирпеч өя башладык. 10 класс бүлмәсенә, коридорга хисаплап, проектны шуңарак тартып эшләсәгез яхшы булыр иде", - дигәч, болар миңа карап шаккаттылар. "Сезгә нинди проект кирәк? Аерым йортны да проектсыз салырга ярамый. Сезне судка тартачаклар", - диделәр алар. - "Әгәр балалар басылып үлсәләр, мине алданрак суд юлына бастырачаклар", - дигәч, алар мине кызгандылар, билгеле. Шулай итеп, ел саен район финанс бүлегеннән 3-4 мең сум акча алып, ата-аналар, укытучылар, техник хезмәткәрләр белән басудан таш җыеп, фундамент салдык. Кыш айлары төзелеш өчен урманда утын кисеп, ташып узды. 1969нчы елның октябрендә яңа мәктәпкә керә алдык.
Авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән, мәктәп салырга булышкан кешеләрне (араларында мәрхүмнәр дә күп) бүген дә зур ихтирам белән искә ала ветеран. 47 еллык укытучы хезмәтенең 30 елга якынында шушы мәктәпне җитәкли ул. Укучылары да, хезмәттәшләре дә Максуд Заһри улын үз эшен төгәл башкаручы, тырыш, таләпчән директор, география укытучысы буларак ныклы белем бирүче, һәр дәресне намус белән үткәрүче мөгаллим итеп беләләр.
Бүгенге көндә Максуд ага хәләл җефете, мәгариф ветераны Гамилә апа белән тигез гомер кичерәләр. Үз эшләренең дәвамчылары булган балалары, оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Олы кызлары Роза Байлангарда, Янилдәге профтехучилищеда, Ядегәр мәктәбендә 35 ел директор урынбасары булып эшли. Хәзерге вакытта Роза апаның кызы Гөлнара аспирантура тәмамлап, Казан федераль университетында укыта, педагогика фәннәре кандидаты. Уллары Мансур юрист хезмәтен сайласа, 23 ел хезмәт стажы булган кече кызлары Светлана - Казанның 18нче мәктәбендә директор урынбасары. Максуд аганың бик яшьли Мамадыш районы мәктәпләрендә укыткан олы абыйсы Гайсәнең, Олыязда, Түбән Камада укыткан туганы Хамматның хезмәт елларын бергә кушып санасак, бу нәселнең гомуми укытучылык стажы ике йөз елга якынлаша.
Гаҗәп тирән фикерләү сәләтенә ия кеше ул Максуд ага. Хәтере дә әле сөбханалла. Бүген дә ул ил-көн вакыйгаларын барлап, һәрнәрсәдән хәбәрдар булып, үз фикерен белдереп яши. Әдәп-әхлак мәсьәләләренә дә, яшь буынның сәламәтлегенә дә, бердәм идеологиянең булмавына, экология, тел-милләт проблемаларына да урынлы борчыла мәгариф ветераны. Үз тормыш юлында мәзәген дә, гыйбрәтен дә күп күреп, шуларны хәтер сандыгында саклаган ул. Тупланган язмаларын гәҗит битләрендә дә күрү теләге зур аның.
Картлык ишек шакый дип һич борчылмагыз әле, Максуд ага! Сез бик бәхетле кеше. Яшәү әлифбасын сездән өйрәнгән, дөрес юлны сайлаган, белем орлыкларын сездән алган укучыларыгыз хезмәтегезне зурдан бәяли. Изге эшләрегез халык хәтерендә саклана. Шатлык-куанычларыгызны уртаклашырга сезнең өчен өзелеп торучы балаларыгыз, оныкларыгыз бар.
Май аеның якты кояшы, күркәм матурлыгы Сезгә яшәргә көч бирсен, яшәү яме өстәсен. Һәр туар таңга сөенеп яшәргә язсын сезгә. Бәйрәмегез мөбарәк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X