Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укучыларның язгы каникуллары башланды – юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булу сорала

24 марттан 1 апрельгә кадәр "Язгы каникуллар" Бөтенроссия акциясе уза. Акция кысаларында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар,...

24 марттан 1 апрельгә кадәр "Язгы каникуллар" Бөтенроссия акциясе уза.

Акция кысаларында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Әти-әниләр дә балаларын күз уңыннан җибәрмәсеннәр иде. Язгы каникулларны хәвеф-хәтәрләрсез уздырырга язсын.

фото rewer.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X