Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тыныч һәм имин тормышта яшәүгә ни җитә?!

Агымдагы ел 21 октябрьдә Волгоград шәһәрендә булган террорлык акты белән дә тарихка кереп калыр, мөгаен. Бер төркем халык утырган автобуста Надия Асиялованың үз-үзен шәһит итүе нәтиҗәсендә 6 кешенең гомере урында ук өзелде, 47се төрле тән җәрәхәтләре алды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, тикшерүчеләр Надиянең сәламәтлеге дә начар булган, дип...

Агымдагы ел 21 октябрьдә Волгоград шәһәрендә булган террорлык акты белән дә тарихка кереп калыр, мөгаен. Бер төркем халык утырган автобуста Надия Асиялованың үз-үзен шәһит итүе нәтиҗәсендә 6 кешенең гомере урында ук өзелде, 47се төрле тән җәрәхәтләре алды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, тикшерүчеләр Надиянең сәламәтлеге дә начар булган, дип белдерә. Әмма бер бәйләм чир булу - бер гөнаһсыз кешеләрне үтерергә кирәк, дигән сүз түгел бит... Хәер, үзенең яман ниятен тормышка ашырырга җыенучыларга анысы мөһим мени?!

Әлеге вакыйгадан хушка килергә дә өлгермәдек, республиканың Алексеевск районы һәм Түбән Кама шәһәрендә кулдан ясалган шартлаткычлар табылып юк ителү, Чистайда дин йортлары яндырылу хакындагы хәбәрләр килеп иреште. Тикшерү эшләре әле һаман дәвам итә.

Әйе, соңгы елларда экстремистлык, террорчылык заман афәтенә әверелде. Күпмилләтле районыбызда мндый җинаятьчел күренешләрны булдырмау, аларны кисәтү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла соң?

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев:

-Иҗтимагый һәм дини берләшмәләрнең, кайбер оешма, физик затларның экстремистлык, террорлык актларын кисәтү, аларны тудыручы сәбәпләрне ачыклау һәм бетерү юнәлешендә хокук саклау органнары тарафыннан эзлекле эш алып барыла. Бәйрәмнәр вакытында, халыкның массакүләм җыелу урыннарында иминлекне тәэмин итү максатында катгый чаралар күрелә, тикшерү эшләре башкарыла.

Бүгенге көндә районда 71 мәчет эшли. Поселокның үзәк мәчете каршында оешкан мәдрәсәдә 400гә якын кеше укый. Анда белем бирү традицион Ислам хәнәфите юнәлешендә алып барыла. Бергәләп максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә районда экстремистлык юнәлешендәге хокук бозуларга юл куелмый. Җирлек халкы да традицион булмаган Ислам тарафдарларына тискәре карашта тора. Әмма районыбызның кайбер мөселманнары арасында Коръәннең эчтәлеге белән бәйле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуын да билгеләп узарга кирәк. Ләкин имамнарның күбесе дин өлкәсендәге яңалыкларга каршы булуларын белдерә.

Кукмара районында сәләфи идеологиясен хуплаучылар да бар. Аларның төп максатларының берсе булып хакимияткә килү һәм ислам дәүләте төзү тора. Традицион булмаган Ислам тарафдарлары һәрдаим полиция контролендә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мөселманнарның тышкы кыяфәтенә карап кына аларның диннең теге яки бу тарафдары булуын белү мөмкин түгел. Сакал үстерү, билгеле бер озынлыктагы чалбар кию, тәнне каплау барлык традицион мәзхәбләрдә дә бер үк. Ләкин Исламның традицион булмаган, радикаль агым тарафдарлары үзләреннән игътибарны читләштерү өчен гап-гади киемнән дә йөрергә мөмкиннәр.

Дини экстремистлыкка каршы хәрәкәт линиясе буенча Кукмара районында 49 кеше исәптә тора.

Шулай ук белем йортлары, районның аеруча мөһим объектларының техник яктан ныгытылу, террорчылыктан сакланышларын тикшереп торабыз. Әмма кайбер оешмаларда полицияне ашыгыч рәвештә чакыру төймәләре юк, сак-янгын сигнализацияләре дә куелмаган. Йорт комитеты җитәкчеләре белән берлектә уздырылган рейдлар вакытында кайбер күпфатирлы йортларның чардак, подвал ишекләре йозакка бикләнмәгән булуы күзәтелде. Кимчелекләрне төзәтү өчен тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигының 17 ноябрь, 402 санлы карары нигезендә бүлекнең шәхси составы көчәйтелгән режимда эшли башлады. Резерв төркем төзелде, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта файдалану өчен саклык чаралары, корал, тәүлеклек туклану продуктлары, автотранспорт әзерләп куелды. Полициянең участок хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы оешмаларында агулы химикат, минераль ашламалар сакланучы объектларны тикшерәләр, шулай ук исәптә торучылар, шартлату җайланмалары ясау буенча күнекмәләре булган затлар турында мәгълүматлар туплана.

Районыбыздагы чит ил гражданнары арасында бер урында теркәлеп, бөтенләй икенче җирдә яшәүчеләр дә бар. Бу үз чиратында полициянең участок хезмәткәрләренә чит ил гражданнарын контрольдә тотуда комачаулык тудыра. Авыл җирлекләре башлыкларыннан бер җирдә дә теркәлмәгән килеш яшәүче, буш өйләрне сатып алырга яисә вакытлыча алып торырга теләүчеләр хакында мәгълүматларны үз вакытында полициягә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Шулай ук балалар бакчасы, белем бирү һәм медицина учреждениеләренә, халык аеруча күп җыелучы урыннарга пропуск белән керүне көчәйтергә, су башняларын даими тикшереп торырга кирәк, автобус шоферлары белән инструктажлар үткәрү мөһим.

Террорлык, экстремистлык кебек яман гадәтләргә каршы тору өчен барыбызның да бердәм булып, үзара хезмәттәшлек итүе мөһим. Шик тудырган бер генә әйбергә, күренешкә, авыл җирлекләрендә таныш булмаган кешеләргә карата да битараф булмасак иде. Нәкъ менә битарафлык һәм игътибарсызлыкның аяныч нәтиҗәләргә китерүен онытмаска кирәк.

Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Кукмара бүлекчәсе начальнигы Айрат Җиһаншин:

-Районда чит илдән килеп, Кукмарада вакытлыча теркәлү узган 184 кешенең 159ы Кавказ арты һәм Урта Азия якларыннан. Бүгенге көндә районда Үзбәкстаннан - 107, Таҗикстаннан - 20, Казахстаннан - 12, Әзербайҗаннан - 7, Әрмәнстаннан - 9, Кыргызстан республикасыннан килгән 4 кеше яши. 2013 елда вакытлыча эшләү өчен 80 чит ил кешесе теркәлде, ә 7 кеше Россия гражданлыгы статусына ия булды. Вакытлыча яшәүче чит ил кешеләренең күбесе, башлыча Үзбәкстан республикасыннан, районның төрле оешма-предприятиеләрендә, шәхси эшмәкәрләрдә һәм башка төзелеш оешмаларында эшлиләр. Күрше республика гражданнары белән эш бирүчеләр арасында да даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.

Республика территориясендә законсыз рәвештә яшәүче чит ил граж-даннарының җинаять кылу фактлары артуны билгеләп үтәргә кирәк. Мигрантларның күбесе террорлык кылу ниятен күздә тоткан җинаятьчел төркемнәргә җәлеп ителә. Боларны булдырмау һәм җинаятьчелекне кисәтүнең төп юнәлеше булып административ тикшерүләр тора. Агымдагы елның 10 аенда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Интерпол тарафыннан барлыгы 136 чит ил гражданы тикшерелде. Оператив чаралар вакытында миграция закончалыгын, район биләмәләрендә яшәү тәртибен бозу очраклары күзәтелмәде. Шуны да искә төшереп үтәсе килә: миграция законын бозучылар 5 ел дәвамында Россия территориясенә үтеп керә алмыйлар.

Наил КӘШИПОВ, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы:

-Безнең җирлектә Үзбәкстан республикасыннан кайткан бер гаилә яши. Алар вакытлыча яшәү буенча теркәлү уздылар. Бүгенге көндә терлекчеләр йортында яшәп, фермада эшләп көн күрүче әлеге турында бары тик уңай фикер генә әйтергә мөмкин. Быел яз көне әлеге гаиләнең уллары да кайтты. Ул да тиешле тәртиптә теркәлү үтте. Әти-әнисе белән бергә хуҗалык фермасында тырышып эшли. Әлеге гаилә тарафыннан бернинди хокук бозу очраклары күзәтелмәде, авыл халкыннан да моң-зар ишеткәнебез юк.

Җирлегебездә гомер итүче корея кешесенең безгә кайтып төпләнүенә дә 20 елдан артык вакыт узгандыр инде. Хатыны Югары Шәмәрдәннән булганлыктан, биредә яшәп калды ул. Аның инде Россия гражданлыгы алуына да шактый вакыт узды.

Ришат КУРАМШИН, Кукмара мөселман мәдрәсәсе директоры:

-Диния Нәзарәте тарафыннан "Без терроризмга каршы" дигән шигарь астында төрле чаралар оештырылды. Әлеге айлык кысаларында мәчетләрдә Җомга вәгазьләрендә бу хакта мәгълүмат бирелде, дини уку йортларында, мәдрәсәләрдә "түгәрәк өстәл"ләр үткәрелде, дәресләрдә шәкертләргә террорлык һәм экстремистлык гамәлләренең җәмгыятькә, мөселманнар өммәтенә никадәр зур зыян китерүе һәм Аллаһы Тәгалә каршында бик зур гөнаһ булуы турында сөйләнде.

Әлбәттә, террорлык, экстремистлык кебек җитди проблеманы хәл итәргә омтылу бер айлык кысалары белән генә чикләнә алмый - бу мәсьәләгә ел дәвамында игътибар бирелергә тиеш. Моның өчен Коръән ашларында да, газет-журналлар, радио, телевидение аша да халыкка дөрес мәгълүмат җиткерергә кирәк. Хәзер бит террорлык гамәлен кылучыларны "мөселманнар" дип атап, ислам динен куркыныч, дәһшәтле дин итеп күрсәтү бер нормага әйләнде. Халык та аптырашта. Әмма асылда ислам сүзе "тынычлык", "иминлек", "сәламәтлек" дигән мәгънәләрне үз эченә ала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләмнең: "Башкаларга кулы һәм теле белән зыян китермәгән кеше генә чын мөселман була", - дигән сүзләре исә динебезнең асылын чагылдыручы төп нәсыйхәтләрнең берсе булып санала.

Әгәр сезгә террорлык актлары яисә террорлык юнәлешендәге җинаять кылырга әзерләнүчеләр хакындагы мәгълүмат билгеле була икән, кичекмәстән бу хакта Россиянең Федераль сак хезмәте органнарына яисә Россия Эчке эшләр министрлыгына хәбәр итегез.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур хезмәте телефоны: 8(843) 291-35-28, 02

Кәрәзле телефоннан шалтырату өчен: 020

Татарстан буенча Федераль сак хезмәте идарәсенең дежур хезмәте телефоны: 8(843) 231-45-55.

Исегездә тотыгыз! Бик күп кешеләрнең сәламәтлеге һәм язмышы сезнең килешенгән һәм төгәл гамәлләрегезгә бәйле.

фото: http://invivio.net/info/188365.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk