Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туембаш авылы балалар бакчасына нигез ташы салынды (+фото)

Җәй айлары районыбызда күңелле, матур, шул ук вакытта социаль яктан әһәмиятле вакыйгалар белән үтеп бара. Бүген дә шундый мөһим чараларның берсе Туембаш авылында булды. Район башлыгы һәм башка җитәкчеләр, авыл халкы, килгән кунаклар катнашында киләсе елда төзеләчәк балалар бакчасына беренче нигез ташы салынды. -Бүгенге көндә Зур Сәрдек, Аш-Буҗи авылларында, бистәбезнең...

Җәй айлары районыбызда күңелле, матур, шул ук вакытта социаль яктан әһәмиятле вакыйгалар белән үтеп бара. Бүген дә шундый мөһим чараларның берсе Туембаш авылында булды. Район башлыгы һәм башка җитәкчеләр, авыл халкы, килгән кунаклар катнашында киләсе елда төзеләчәк балалар бакчасына беренче нигез ташы салынды.

-Бүгенге көндә Зур Сәрдек, Аш-Буҗи авылларында, бистәбезнең Гафиятуллин урамында балалар бакчалары төзелә, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрелә, тормыш өчен кирәк булган башка объектлар сафка баса. Яшь буын турында кайгыртып, мондый биналар төзелү бик мөһим. Әлбәттә, бу район халыкының уңганлыгы, тырышлыгына да бәйләнгән. Ә Туембашта эшчән, тәртипле кешеләр яши, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

Авылда моңарчы балалар бакчасы булмаган, шуңа күрә авыл халкы бу хәбәрне шатланып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X