Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ташландык хәлгә килгән паркны торгызу өчен зур хезмәт кирәк

-Кукмара поселогы Мамадыш, Саба кебек чисталыгы, төзеклелеге, ял итү урыннары белән үзенә җәлеп итәргә тиеш, Кукмараны төзекләндерү эшен бүгеннән башлап җибәрәбез, - дигән иде бер киңәшмәдә район җитәкчесе Сергей Димитриев. "Бистәдә ял итәрлек бер урын юк, хәтта утырыйм дисәң эскәмия дә табып булмый", - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә....

-Кукмара поселогы Мамадыш, Саба кебек чисталыгы, төзеклелеге, ял итү урыннары белән үзенә җәлеп итәргә тиеш, Кукмараны төзекләндерү эшен бүгеннән башлап җибәрәбез, - дигән иде бер киңәшмәдә район җитәкчесе Сергей Димитриев.

"Бистәдә ял итәрлек бер урын юк, хәтта утырыйм дисәң эскәмия дә табып булмый", - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шуңа Татарстан рестораны каршындагы буш урында балалар өчен спорт мәйданчыгы булачак дигән яңалыкны сөенеп кабул иткән идек. Әмма элек бу урында зират, чиркәү булганлыктан, паркның урынын үзгәртү кирәклеге турында халыктан мөрәҗәгатьләр булды. Җитәкчелек халык гозеренә колак салып, тәкъдимнәрне өйрәнде һәм грант оту нәтиҗәсендә алынган акчага төзеләчәк балалар-спорт мәйданчыгын элеккеге парк территориясендә ясарга кирәк дигән фикергә килде. Редакциябезгә шалтыратып, үз фикерләрен әйтүчеләр арасында мәйданчыкны район Сабан туе үтә торган Киндеркүл болынында, яңа төзелеп килүче "Көньяк-4" микрорайнында ясасыннар иде, дип әйтүчеләр дә булды. Бер өлкән шалтыратучыбыз: "Ял паркы шунда ук - ресторан каршында төзелсен, ул безнең яшьлегебез истәлеге, анда җырлап-биеп күңел ача торган идек", - дисә, икенчесе: "Ленин бакчасында элек чиркәү булган. Бу урында балалар мәйданчыгы төзегәнче, ял паркы булдырсалар яхшырактыр, минемчә. Кешеләр агачлар ышыгына утырып ял итәрләр, мәңгелек турында уйланырлар иде", - диде.

Бүгенге көндә ресторан каршындагы мәйданда эш бара - агачлар утыртыла, юллар төзекләндерелә. Элеккеге Парк мәйданчыгында да эш башланып китте: корыган агачларны кисәләр, җыештыралар.

-Узган җомга һәм бу атнаның сишәмбесендә район башкарма комитеты, район Советы, мәдәният, спорт бүлеге, поселоктагы урта мәктәп хезмәткәрләре көче белән парктагы корыган агачлар, тупыл, акацияләр киселде, бик күп чүп-чар җыелды, - ди поселок башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцев. -Беркемнән дә канәгатьсезлек сүзләре ишетмәдек, һәркем булсынга тырышып эшләде.

Бердәмлек таулар күчерә, диләр бит. Әле төзекләндерәсе, чистартып куясы урыннар Кукмарабызда шактый. Яшәгән төбәгебезнең матур, күркәм булуы үзебез өчен кирәк. Бергәләп Кукмарабызны ямьләндерик әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk