Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Таналар үстерүче Татьяна һәм Нырья фермасы мөдире Николай Исаевлар эштә дә, өйдә дә бергә

Җиде ел. Шушы вакыт эчендә элеккеге "Рассвет" хуҗалыгы белән хәзерге "Рассвет" агрофирмасы арасында хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү буенча җир белән күк аермасына ирешелгән. Югыйсә, җир дә, хуҗалык каралты-куралары да, хезмәт куючы кешеләр дә шул ук. Әмма җитәкчелек факторы, хуҗалык итүгә яңача караш таралып барган хуҗалыкны табышлы эшләүчеләр рәтенә чыгарган. -Җиде ел...

Җиде ел. Шушы вакыт эчендә элеккеге "Рассвет" хуҗалыгы белән хәзерге "Рассвет" агрофирмасы арасында хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү буенча җир белән күк аермасына ирешелгән. Югыйсә, җир дә, хуҗалык каралты-куралары да, хезмәт куючы кешеләр дә шул ук. Әмма җитәкчелек факторы, хуҗалык итүгә яңача караш таралып барган хуҗалыкны табышлы эшләүчеләр рәтенә чыгарган.

-Җиде ел элек "Урал" хуҗалыгына кушылганда "Рассвет" икътисадый яктан бик авыр хәлдә иде: җитештерү түбән, керем юк, хезмәт хаклары түләнми. Каралты-куралар да ярым җимерек, маллар ач. Ураллылар ярдәме белән алар аякка бастылар, быелгы корылык шартларында да мул продукция җитештерәләр, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин бу атнада әлеге агрофирмада үткәрелгән семинар-киңәшмәдә.

Сөт җитештерү буенча республикада әйдәп баручы район булып саналган Әтнәдән дә бер төркем җитәкчеләр килеп, рассветлыларның хуҗалык итү рәвешенә, фермалардагы тәртипкә сокланып киткәннәр. Хәер, рассветлыларны үз канаты астына алган "Урал" үзе дә, күрше Вахитов исемендәге хуҗалык кебек үк, республиканың иң яхшы 20 авыл хуҗалыгы предприятиесе исәбендә йөри. Ул ирешелгән күрсәткечләрдә генә түгел, түләнгән хезмәт хакларында, ел саен башкарылган реконструкция-төзү эшләрендә, машина-трактор паркларының яңартылуында, авылларның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә тотылган чыгымнарда, хуҗалык хезмәтчәннәренең шифаханәләрдә ял итүен оештыруда да чагыла.

-Мин элек 8 ел Югары Күзмис фермасында, ә "Урал"га кушылганнан бирле Нырья фермасында мөдир булып эшлим, - ди Николай Исаев. -Хәзер хезмәтне оештыру тәртибе күпкә яхшырды, мал асрау технологиясе дә төгәл үтәлә. Һәр сыердан көнгә уртача 20 килограмм сөт савабыз, дәүләткә фермабыздан 10 тонна 200 килограмм продукция озатыла.

Ә раздой группасындагы сыерларның уртача көнлек продуктлылыгы 30 килограммнан артып китә. Малларга узган ел салынган сенаж белән силос ашаталар. Тәмле икмәк исе килеп торган бу сусыл азыкларның сыйфаты да бик яхшы.

-Һәр чокырны ике көн эчендә тутырырга тырышабыз. Шуннан артса, азык хәзерләү технологиясе бозыла. Ул төгәл үтәлгәндә генә череп, әрәм-шәрәм ителүләр булмый, - ди "Урал"ның баш зоотехнигы Илдус Хәкимуллин.

Савым һәм сөт ташлаган сыерлар, бозаулар өчен ферманың үзендә үк аерым катнашазык хәзерләнә, аңа бөртекле ашлыктан тыш, кукуруз, акбур, түп (жмых), макро-микроэлементлар кушыла. Кыскасы, кушылманы малга бирелә торган азык 13 төрле элементны берләштерә. Моннан тыш, ылыс ашату да җайга салынган. Урман полосалары ерак түгел бит, ылыс ботаклары алып кайтып, утарларга урнаштырылса, каротинга кытлык булмаячак дигән сүз.

Ел саен төзү-ремонт эшләре башкарыла, быел аның күп өлеше Югары Күзмис фермасына туры килә. Нырьяда да бер печән склады сафка баскан, ике бозаулату абзары төзелеп килә. Сүз дә юк, кул хезмәтен киметү, хезмәт шартларын яхшырту өчен соңгы елларда фермаларда күп эш башкарылды.

Каенсар бригадасы фермасында да ныклы хуҗа кулы сизелеп тора: һәр җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Продукция җитештерү дә югары. "Урал"га кушылганчы биредә 200 килограмм сөт сатсалар, хәзер көнлек сатылган сөт 4 тонна 600 килограмм тәшкил итә. Ягъни сөт җитештерү 23 тапкыр арткан дигән сүз. Шулай итеп, "Урал"да көн саен, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне дә кушып исәпләгәндә, барлыгы 35 тонна сөт сатыла. Шуңа керем дә мул: 11 айда хуҗалык кассасына 293 миллион сум акча кергән. Шуның 87 миллион сумы - саф табыш. Күпләр: "Авыл хуҗалыгы продукциясенә бүгенге бәяләр белән нәтиҗәле хуҗалык итү мөмкин түгел", - дип зарланганда, ураллылар әнә шулай сыкранмыйча гына көндәлек хезмәтләрен башкаралар һәм югары табыш алуга ирешәләр.

Гөлгенә ШӘРИПОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk